Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
9 июнь 2022, 13:03

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Дөньясы шулай...

"...Сәкинә катып калды, тыны кысылды, йөрәгенә тотынды. Ах, кансыз, көнче, хөсет, дигән уйлар йөгереп узды. Я Ходаем! Күршесе, туганы кебек күреп, бер сер яшерми, ничә еллар дус-иптәш булып, бергә чәйләр эчеп, аралашып йөргән күршесе! Астыртын булган икән, тыштан ялтырап, эчтән калтырап, көнләшеп йөргән икән..." *** Дуслар, яңгырлы көндә нишләргә? Әлбәттә, рәхәтләнеп китап укырга. Даими авторыбыз Фәридә Сәйфуллинаның "Дөньясы шулай..." исемле өр-яңа китабы дөнья күрде. Шул исемдәге повестьта Уфа тирәсендәге бер бакчачылыктагы детективка тиң хәлләр сурәтләнә: усал затлар Сәкинәнең җир участогын хәрәмләшеп тартып алмакчы. Хикәяләрдә исә мәхәббәт тарихлары, хикмәти хәлләр бик мавыктыргыч итеп тасвирлана. Китапны сатып алырга теләүчеләр булса, безгә языгыз. Әсәрдән бер өзек тәкъдим итәбез.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Дөньясы шулай...
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Дөньясы шулай...

***

Сәкинә бакчасына тар гына сукмактан турыга йөрүчән. Төнлә яңгыр яуган икән. Аяк асты да, үләннәр дә юеш.

“Әйдә минем белән. Син йөргән сукмакта үлән озын. Юешләнерсең”, –  дип, Нурсилә аны үзләре йөргән юлдан алып китте. Анда юл иркен.

Олы юлга чыктылар. Нурсилә түбән төшеп китте. Сәкинә олы юлдан атлады. Ул электричка белән килгәндә, бакчасының – артыннан, автобус белән барса, алдыннан кереп йөри. Киртәсез бакчага кайдан да юл ачык. Бакчасы янына җитәрәк, аптырап тукталып калды. Бәй-бәй! Күршесе Даниянең баганаларын каерып алып киткәннәр түгелме?! Кара син аны! Ярый әле, Нурсилә аны үзләре йөргән юлдан алып китте. Югыйсә, бакчасының икенче башында ниләр булганын күрми дә кайтып китүе мөмкин иде бит. Эш белән мавыгып, бакчасының һәр почмагын карап тикшереп тә тормый ул еш кына. Әле нәкъ өстенә барып чыкты.

Тәүбә-тәүбә! Кем эше бу? Цемент белән җиргә ныклап катырып беркетелгән чуен баганалар да, баганадан баганага сузылган тимерчыбыклар да юк. Ничек актардылар икән? Даниянең ире бик-бик тырышып, мәңге куптармаслык итеп катырган иде бит аларны. Цементны да, суны да кызганмаганнар иде. Дания суны ташып чак-чак өлгертеп торды. Шулчаклы ныклап катырып утыртылган баганаларны актарып алып киткәннәр... Менә сиңа, мә! Үкенечкә каршы, уңган, тырыш ир, озак кына авырып, теге дөньяга китеп барды. Өен салып, бакчасын түгәрәкләп киртәләп өлгерде. Әлбәттә, җирне үзе казып, алмагачлар, кура җиләге һәм башка төр куакларны да тиешенчә килешле итеп, үзе утырткан иде инде ул. Бу бакча гына аз тоелдымы икән? Икенче урыннан да җир алып, бакча булдырдылар. Анысын улыбызга, дигән булган иде. Ике бакчага йөри. Авырдыр. Шуңа сатадыр да. Яшьләр бакчага әвәс түгел бит хәзер.

Алып китүен алып киткәннәр, әмма шунысы гаҗәп – барысын да түгел. Сәкинә белән булган уртак межадагыларын гына алганнар. Берәр хәйлә беләндер инде. Җитмәсә, баганаларын, олы юл ягыннан межаны үтеп, Сәкинә бакчасына кертеп, цементтан тазартканнар, чүп-чарын да шунда калдырганнар. Әллә күпме ташлар, балчык, катырылган цемент кисәкләре, күсәк-кисәк булып, Сәкинә бакчасында тәгәрәшеп аунап ята. Моны ничек аңларга? Мыскыллап көлүеме? Әллә баганаларны мин алган, димәкче буламы, миңа ябарга уйлыймы?

Шул күренешкә әрнеп, эче пошып, уйланып басып тора иде. Кып-кызыл булып күзнең явын алырдай булып пешкән кура җиләгенә күзе төште. Аларны күргәч, бераз тынычлангандай булды. И-и-и минем гүзәлкәйләрем, исәнсезме? Мин сезне җыеп китмәсәләр генә ярар иде, дип борчылган идем. Өзелеп төшәрдәй булып, җый мине, җый мине дип, үзенә тартып торган җиләкләренә сокланды. Бүген җыярга кирәк булыр.

Ул будкасына юнәлде. Чәй эчим дә җыеп алырмын, дип уйлап өлгермәде, күршесенең килгәнен күреп калды. Килүе бик әйбәт. Тимерне кызуында сугарга кирәк булыр. Бакчамны нинди көнгә төшергән, бөтенләй харап иткән бит. Җирен пычратканы җитмәгән, үсентеләрне изеп-сытып бетергәннәр. И-и Ходаем! Миңа, колыңа, сабырлык бирсәң иде. Аларга үзең белеп тиешле җәзасын юлласаң иде. Иреннәрен тешләде. Елаудан үзен чак тыеп калды. Килсен, күрсен, аңлатсын. Ни кылануы бу?!

– Исәнме, Дания! Әйдә, чәй эчәргә кил! Мин дә эчмәгәнмен әле, – дип күршесенә кычкырды.

Дания нигәдер ачулы иде. Исәнлек алып тормады.

– Чәй кайгысы юк әле... . – дип ысылдады.

– Нигә, ни булды?

– Ашыгыч эшем бар... Әнә, кычкырышалар! Ике хатын чиләк тотып, безнең якка килә.

– Килсә соң?..

– Җиләкләребезне җыярга инде, – дип, өенә кереп китте.

Сәкинә юлга чыгып уңга-сулга карады. Беркем юк. Тавыш-тын да ишетелми. Юлда тирә-якны күзәтеп, колак салып тыңлап бераз торды да бакчасына борылды. Ул да булмый, Дания кулына чиләк тотып килеп чыкты. Алан-йолан каранды да куаклары арасына кереп югалды. Кая ашыга? Әллә юлында җиләкле уйдым күреп килдеме? Шунда баруымы? Шулайдыр. Күршесе баланнары арасыннан шым гына урамга чыккандай булды. Күземә күренәме әллә? Кая булды? Күз язды Сәкинә. Аның будкасына кереп киткәнен көтеп, яшеренеп торамы әллә?

Кәҗәкәй! Үпкәләргә дисәң, аңа куш! Нигә үпкәләгәнен дә белмәссең. Сәкинә, будкасына кереп, чәй эчәргә булды. Сөйләшерсең, аңлашырсың аның белән. Турсаеп, үпкәләгән кеше кебек йөри. Кермәгән булды. Сөйләшүдән качуыдыр. Әллә аңлашудан курыктымы? Мине бакчададыр, дип уйламаган күрәсең. Кичә монда булгач, бүген килмәс, дигәндер.

Кемдер төрткән кебек, кинәт сикереп торды Сәкинә. Тукта! Тикмәгә түгелдер. Чыгыйм әле. Җиләгемне җыеп китмәсеннәр. Будка алдына чыгып, тыңлап, тын торды. Тавыш-тын юк. Барып карап килергә булды. Чыккач, карап та керим инде. Кура җиләгенә җитәрәк кыштырдаган тавыш ишетелде. Барып җитсә, ни күзе белән күрсен, Дания межа янында, җиләкләрдән ерак түгел басып тора. Кулында чиләк.

– Менә кара әле. Күр әле! – диде ул, цемент кисәкләренә күрсәтеп.

– Күрдем. Мин бүген бу яктан килдем. Күреп кердем. Баганаларыңны нигә алып киттең?

– Алып китмәдем. Алып киткәннәр...

– Юкны сөйләмә! Мин карадым, күрдем инде. Урлаган кеше алай тазартып калдырмый. Межаң, багана төпләрең тап-таза. Аяк эзләре дә юк, үлән дә тапталмаган, ичмасам. Әйдә, межа буйлап барып карыйк. Чүбен минем бакчага ташлагансың. Үсентеләремне, куакларымны сындырып беткәнсез. Аларда ни үчең бар иде? Ни кылануың? Бергәләп карыйк. Нигә үзеңнең бакчаңда тазартмадың баганаларыңны? Минем үсентеләргә кагылдың?

Дания бу сүзләрне ишеттеме, юкмы – нидер мыгырданып, кырт борылып китеп барды. Йөгереп, бакчасына кереп чумды.

Әрнеп, елар чиккә җитеп, Сәкинә уртак межа буйлап аның өенә юнәлде. Нигә минем җирне пычратканнар? Ни өчен? Миңа ябарга маташуымы? Ул кисәк-күсәкләрне Дания бакчасына күтәреп бәрмәкче булган иде дә, күтәрү түгел, кузгата да алмады. Тукта! Нигә мин аларга тотынам әле? Сабыр! Сабыр! Әйе, чуен баганаларны бик оста, сак тотынып, җирне бозмыйча, цементны ватмый-кырмый гына алганнар. Баганалар утыртылган чокырлар да юк, шомартылып, тазартылып тигезләнгәннәр алар. Каткан цемент ватыклары, калдыклары түгел, сибелгән ком-фәлән, хәтта соры тузан әсәре дә юк. Җир кап-кара, шома, йомшак, кул белән сыйпап тигезләгәннәр, диярсең. Улының генераторын кабызып, яктыртып, бик тырышып тазартканнар. Димәк, үзләре алган, икенче бакчасына илткәннәр. Икеләнергә урын юк. Урлаган кеше таптап бетерә, ындыр табагыдай итә. Чокырларын тигезләп, тазартып тормый. Ашык-пошык кирәген ала да тизрәк, кеше күргәләгәнче, таю ягын карый. Юләр! Кемне ышандырмакчы булды икән? Тикшерүче түгел, теләсә кем дә бернинди урлашу булмаганын ышанычлы әйтә. Ә тикшерүче шуны күрмәсә, сизмәсә, ул нинди тикшерүче була?! Бер күз ташлау да җитә аңа, ялганны шундук яхшы аңлап ала ул. Зирәк алар. Үз эшләрен беләләр.

Даниядән җилләр искән иде. Өй ишеге бикле булып чыкты. Кай арада чыгып сызган? Әйтә башлагач, ошамады. Җен! Улы машинасында алып килгән, күрәсең. Якында гына көтеп торган икән. Тотарсың аның койрыгын... Тиз генә тайган. Шулай, туры сүзгә җавап юк. Мине монда күрермен, дип көтмәгән, очратырмын, дип уйламаган булган икән.

Сәкинә, борылып, кура җиләкләре янына килде. Һәм егылып китә язды. Җиләкләр җыелган иде. Я Ходай! Шул арада! Чәй генәсен дә адәмчә эчмәде ич! Бик ашыгыч җыйганнар. Яртысы җирдә. Изелгән, сытылган. Җир кып-кызыл. Ботаклары сындырылган, бутарланган, таланган... Сәкинә шаккатты. Таныш алым, таныш ысул, талау бу. Былтыр виктория җиләген усал эт талаган кебек, бер явыз шулай пыран-заран китергән иде. Тәмле эре җиләк иде. Казып алып китеп тә, таптап, изеп-сытып та шул сортны бөтенләй корыткан иде. Дания бу! Аның гына кулы! Аның гына эше. Минем җиләкне генә җыярга, машинада гына тиз генә урап кайтырга чамалаган булганнар икән. Әйтәм, ачулы иде. Әйтәм, пырылдап йөрде.

Сәкинә катып калды, тыны кысылды, йөрәгенә тотынды. Ах, кансыз, көнче, хөсет, дигән уйлар йөгереп узды. Я Ходаем! Күршесе, туганы кебек күреп, бер сер яшерми, ничә еллар дус-иптәш булып, бергә чәйләр эчеп, аралашып йөргән күршесе! Астыртын булган икән, тыштан ялтырап, эчтән калтырап, көнләшеп йөргән икән. Комсыз. Туймады инде. Ничек кулы барган? Акылы кайда булган? Ерткыч түгел дә инде. Явыз җанвар да моны эшли алмас иде. Башка сыймаслык хәл бит бу! Җирен пычратып, үсентеләрен сындыр, имеш тә, икенче көнне, берни булмагандай, җиләген җыярга кил икән. Җыеп, сындырып, җиргә сибеп, сытып, изеп-таптап, талап кит, имеш! Ничек? Ничек, аңларга моны? Ничек кабул итәргә? Ашыгыч эше бар, имеш! Кичә баганаларын алганда Сәкинәнең җиләген күргән, җыеп алырга өлгермәгән булган икән, бүген җыярга килгән. Сәкинәне бакчада очратырмын, дип башына да китермәгән. Кичә килгәч, бүген йөрмәс, дигәндер.

Монда икәнен күргәч, кәефе кырыла, ачуы кабара. Буш кайтасы килмичә, качып-посып килеп, Сәкинә чәй эчкән арада (аның килгәч тә, бернәрсәгә карамый, ашыкмый гына чәй эчүен яхшы белә) кереп, җыеп чыгарга тәвәккәлли. Ул бит Сәкинә берни белми, күрмәгән әле, дип фикер йөрткән. Ул күргәнче, җиләкне җыеп алырга исәп иткән. Күршесенең юл уңаенда ук күрүе мөмкин икәнлеген искәрмәгән, көтмәгән. Исәбе –баганаларын алып киткән кеше җиләген дә җыйган, дип ышандыру. Җиләген җыйган кеше баганаларны алган булса, аларны Сәкинә алган, дип, аңа ябарга маташу – сафсата булып чыгуын әле үзе аңлап өлгерә алмаган да икән Дания ханым, солтаным. Ха-ха-ха! Тфү!

Сынып, чак эленеп торган ботакларны өзеп алып читкә ыргытты, бөгелгән-сыгылганнарын торгызып, турайтып, төзәтеп, сыйпап, куакларын тәртипкә китерде. Сытылып-изелеп тәгәрәшеп яткан җиләкләрне җиргә күмгән булды. Бер стакан чамасы җыелганнан калган җиләген җыеп алды. Җиләкләрдә ни ачуы булды икән? Җыйсын иде. Нигә сындырырга? Нигә сыдырып алып, җиргә ташлап изгәләргә, таптарга? Имеш, ашыгыч эше бар берәүнең. Әнә нинди “изге” эше булган аның. Иң эреләрен, татлыларын ашыгыч кына җыеп алган, дип ачынып, әрнеп уйлады Сәкинә. Калганнары миңа булмагач, аңа да булмасын, диюе булган. Җыярга вакыт кирәк, куакларны өзгәләргә, тар-мар итәргә, пыран-заран китерергә күп кирәкми, минутлар да җитә. Ашыгыч эшне ашык-пошык, өзде-ертты эшлиләр шул. Бер сукканда ике куян эләктермәкче булган икән. Бакчасын да яхшы хакка сата. Баганаларын өстәп. Сәкинәдән дә үч ала, аны да үрти, әрнетә, дип ачынып уйлады хатын. Булашты ләбаса минем белән.

Ни җитми аңа? Ни кирәк миннән? Кемне ышандырмакчы була? Тикшерүче алып килсә, бурлар эшеме, әллә уйдырмамы икәнне бер күз ташлаудан аңлап алачак бит. Миңа ябарга маташуымы? Кемнедер гаепләргә маташуы бу очракта көлке килеп чыга. Баганаларны Сәкинә урлаган, димәкче булгандыр. Көлкенең көлкесе. Комедия.

Сәкинә елмаеп куйды. Юләр. Кеше күп көлдерде инде. Күрше хакы – тәңре хакы. Күрше белән тату булырга кирәк, дип, дәшмичә яшәде. Шуңа да бер тапкыр сүзгә килешмәделәр. Сәкинә сабыр булды, дәшмәде. Ярдәмгә чакырса, бөтен эшен ташлап, аңа булышырга ашыкты.

Нишләп тикшерүче чакырмады әле ул? Әллә үзенең гаебен таныдымы, ялгышын аңладымы? Әллә эшенең уңмасына вакытында төшендеме? Бәлки, тикшерүчегә баргандыр. Тикшерүчене, Сәкинә кайтып киткәч, машинада гына алып килеп, ашыгыч кына карап киткәннәрдер. Судка гариза язарга булып, ике бакча арасындагы межаны да, олы юл ягыннан да карап, тикшереп, дәлилләр эзләп маташканнардыр, мөгаен. Дәлилләрнең Дания файдасына булмавын әйтеп, эшне туктаттыргандыр тикшерүче. Дания баганаларын үзе алды, үзе, дип кычкырып торалар иде шул. Тукта, тукта!.. Әйе шул. Марина сорашып торды ич: “Ак машинада ике хатын, бер ир килеп, синең бакчаңда буталдылар. Кемнәр килергә тиеш иде? Сиңа киләселәрен әйтмәделәрмени? Нишләп йөрделәр икән? Межаларыгызны карап, берәр нәрсә эзләделәрме? Синең бакчаңда межаң янында озак кына сөйләшеп тордылар”, – дигән иде.

Әлбәттә, Марина белән бакчалары кыялаш[1] булгач, барысы да күренеп тора инде. Танылмаса да, кеше-фәлән йөргәнен чалымлап була. Сәкинә нык гаҗәпләнде. Эһе-һе, килгәннәр икән. “Юк! Берни белмәдем. Кемнәр булды икән?” – дигән булды. Өзеп кенә, Даниядер, дип әйтә алмады. Аңардан башка кем булсын, дип уйлап кына куйды.

Әйе, хәзер дөньялар нык үзгәрде. Кешенең күңелендә нәрсә ятканын бу үзгәреш ачык күрсәтте. Аңының асылын, кемнең кем икәнен, күңелендәгесен ачып салды. Бу яңача яшәештә көчленең көне, байның сүзе өстенлек алды. Тулы ирек! Байлыкны урлап җыямы, алдалап, кеше хакына керепме – беркемнең беркемдә эше юк. Намусың ничек куша. Телисең икән, урла, телисең икән, алдаш. Табыш кына булсын.

Кешеләр, шулай ук Дания дә кинәт үзгәрде. Ул да башкалардан калышмады. Арттырып җибәрмәсә... Җиңел кәсеп эзләүчеләр, кеше хакына керүдән курыкмыйча, алдашу, урлашу юлына басты. Барысы да байлык җыярга, күбрәк эләктереп калырга тырыша. Данияләр машина алды. Матур ак машина, бер генә күренеп калды.

– Нигә машинагызда йөрмисез?

– Ватылды. Төзәттерәбез дә, сатарбыз инде...

Ул ак машина бакча кооперативы юлларында еш йөреп торды. Улы шашлыкка килгән чагында кызыл, күк, күксел, кара машиналар арасында ул ак машина да була иде. Иптәшләре белән даңгыр-доңгыр музыка акыртып, эчеп яткан чаклары еш булды. Кунып ятып, бакчалар талап, тимер рәшәткәләрне, ишекләрне, җимешләрен, бәрәңгеләрен урлап сатып, ничә ел йөрделәр.

Ә кешеләр арасында үзен төзек итеп, аңардан да әйбәт, туры кеше юк, дип ышандырырга, үзен саф итеп күрсәтергә тырышты. Дөресен әйткәндә, Дания үзе кемнең бакчасында нәрсә үсә, кайчанрак, кайдан, нәрсә чәлдерергә икәнен улына шалтыратып әйтеп, юл күрсәтеп, өйрәтеп торган. Ул үзе аларның башлыгы да, наводчигы да булган икән. Әйтәм, өенең чарлак тәрәзәсеннән улы еш кына бинокле белән тирә-якны байкый иде. Дания мактанып та торган иде әле Сәкинәгә: “Менеп кара әле. Бакчачылык уч төбҗендәге кебек яхшы күренә. Искитмәле манзара, үзе бер тамаша”.

Сәкинә ул тәрәзәгә карап кына куйды, менеп тормады. Бигрәк биек. Баш әйләнерлек. Бәй, улы әле дә бинокль белән генә түгел, күзәтү торбасы белән нәрсәдер эзләгән сыман, торбасын тегеләй-болай йөртә-йөртә күзәтеп маташа түгелме? Ни эзли икән бу егет, дип уйлап куйды ул. Моңа әллә ни әһәмият бирмәде. Эшсезлектән, эч пошудандыр инде шулай кылануы, маташуы. Ә алар чарлакны тирә-якны күзәтү өчен кулайлаштырганнар икән. Бик уңайлы. Беркем сизәрлек, аңларлык түгел шул. Анда күзәтү пункты урнашкан дип кем уйласын! Баш китәрлек бит. Менә сиңа мә!

 

[1] Кыялаш (диал. ) – янәшә.

***

Фәридә Сәйфуллина (Гыймадиева) Башкортстанның гүзәл табигатьле Салават районының Таймый авылында туып-үскән. Бу авыл Сукаешлы һәм Атау елгасы кушылган уйсулыкта урнашкан. Өлкәннәр авылны Атау дип тә йөрткән. Фәридәнең балачагы авыр сугыш елларына туры килә.

1956 елда Урмантау урта мәктәбен, 1961 елда Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Университетта укыганда журналистлар әзерләү факультативы оештырыла. Шунда укып, «Кызыл таң» гәзитендә практика үтә. Укуын тәмамлагач, шул гәзиттә әдәби хезмәткәр булып эшли. Аннары алты ел мәктәптә башлангыч сыйныфларда урыс теле укыта.

1969 елда икенче шәһәр типографиясенә корректор-редактор булып урнаша. Эш кызыклы да, җаваплы да була. Җәмәгать  эшләренә чума. Агитатордан башлап, пропагандист, местком председателе, партоешма секретаре урынбасары, Киров район халык судында халык утырышчысы, иптәшләр суды рәисе, шәһәр советы депутаты вазифаларын үтәргә туры килә. Аларны күңел биреп, тырышып, үзенең ял вакытлары исәбенә башкара.

1982 елда УЗКАда техник документация бүлегендә инженер булып эшли башлый. Аннары СКТБ «Меркурий» оешмасына (соңрак – НИИ ЭСК) чакыралар. Фәридә Кауметдин кызы «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Әдәбият, журналистика – аның яраткан шөгыле. Урта мәктәптә укыганда ук стена гәзитенә мәкаләләр язган. Төрле жанрларда иҗат итә. «Мәхәббәт кайчан ярала?»  (Уфа, 2018), "Дөньясы шулай..." (Уфа, 2022) үзнәшер китаплары дөнья күрде.

Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Дөньясы шулай...
Фәридә СӘЙФУЛЛИНА. Дөньясы шулай...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: