Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
1 февраль 2022, 17:21

Башкортстан әдипләре “Татар әдәбияты тарихы”на керде

Шушы көннәрдә Казанда “Фолиант” нәшриятында “Татар әдәбияты тарихы” сигезтомлыгының соңгы, сигезенче томы дөнья күрде. Биредә Башкортстанда яшәп, татар телендә иҗат итүче шагыйрьләргә һәм язучыларга аерым урын бүленә. Аларның әсәрләренә багышланган күләмле гыйльми мәкаләне “Тулпар” журналы хезмәткәрләре Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ һәм Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА (БУЛАТОВА), М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты Альбина ХӘЛИУЛЛИНА язган.

Башкортстан әдипләре “Татар әдәбияты тарихы”на керде
Башкортстан әдипләре “Татар әдәбияты тарихы”на керде

Сигезенче том 2000-2020 еллар аралыгындагы татар әдәбияты торышын күзаллау максатын куя. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан әзерләнгән. Китапның Башкортстандагы татар әдәбиятына багышланган өлеше ике бүлектән тора. Беренчесен – шигърияткә багышланганын – “Тулпар” журналының баш мөхәррир урынбасары, Башкорт дәүләт университетының татар филологиясе һәм мәдәнияте кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ язган. Биредә Башкортстандагы татар шигъриятенең төбәк үзенчәлекләре мәсьәләсенә аерым игътибар бүленә, бу өлкәдәге бәхәсләр, фикер аерымлыклары барлана; Нәҗибә ӘМИНЕВА, Лилия СӘГЫЙДУЛЛИНА, Мөнир ВАФИН, Руслан СӨЛӘЙМАНОВ кебек каләм әһелләренең иҗатына җентекле анализ ясала.

Мәкаләнең икенче өлеше Башкортстандагы татар прозасының бүгенге хәленә багышланган. Аны “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА (БУЛАТОВА) белән М. Акмулла исемендәге БДПУ доценты, филология фәннәре кандидаты Альбина ХӘЛИУЛЛИНА берлектә язганнар. Биредә Рәшит САБИТ, Сәгыйдулла ХАФИЗОВ, Мансаф ГЫЙЛӘҖЕВ, Закир ӘКБӘРОВ, Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ, Заһит МУРСИЕВ, Габдулла ВАФИН, Дилбәр БУЛАТОВА, Гөл МИРҺАДИ, Айдар ЗӘКИЕВ һәм бүгенге әдәби барышның үзәгендә булган башка язучыларның шәхсиятле стиль үзенчәлекләре тикшерелә; аларның үзләренә генә һәм, гомумән, төбәк әдәбиятына хас үзенчәлекләр барлана.

Сигезенче том 1000 данә тираж белән нәшер ителгән.

Фото: http://www.antat.ru/ru/iyli/news/14515/

Башкортстан әдипләре “Татар әдәбияты тарихы”на керде
Башкортстан әдипләре “Татар әдәбияты тарихы”на керде
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: