Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
1 декабрь 2021, 19:13

Уфада гипнозчы малай пәйда булды!

Балның баллылыгын сөйләүгә караганда, тату яхшырак.

Уфада гипнозчы малай пәйда булды!
Уфада гипнозчы малай пәйда булды!

Заманында Башкортстан һәм Татарстан арасында әдәби багланышлар көчле булган. Хәсән Туфан, Мостай Кәрим һәм башка шул буын әдипләренең дустанә иҗади мөнәсәбәтләре уңаеннан язмалар матбугатта очрап тора. Бүген дә татар-башкорт әдәбиятында андый дустанә багланышлар бар. Шуларның иң тыгызы – популяр башкорт язучысы, башкорт яшьләренең “Шоңкар” журналы баш мөхәррире, Башкортстанның Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясе лауреаты  Айгиз Баймөхәммәтов һәм шулай ук шәп прозаик, Татарстанның Муса Җәлил исемендәге яшьләр премиясе иясе, филология фәннәре кандидаты, “Казан утлары” журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин арасында. Шушы көннәрдә Уфада табадан төшкән китап шуңа ачык мисал булып тора. Ул Рөстәм Галиуллинның башкорт телендә чыккан “Гипнозсы малай” китабы. Әлеге китапны Айгиз Баймөхәммәтов тәрҗемә иткән.

Китап мәктәп укучылары өчен тәгаенләнгән. Үсмерләр өчен әдәби әсәрләрнең кытлыгын искә алганда, бу зур бүләк.

“Бу китапта язучының һәркемгә сабак бирердәй, мавыктыргыч хикәяләре тупланган. Җыентыкта сез үзегезгә бик таныш булган – планшетсыз тора алмаган Айдарны да, “яратам” сүзен әйтерә оялган Илнарны да, су керергә курыккан Маратны да, имтиханга әзерләнми йөргән Рәмисне дә – тагын бик күп геройларны очратырсыз”. Шулай дип китапның икенче битендәге аннотациягә язылган.

Иң беренче китапны Айгиз миңа бүләк итте. Укый башладым. Китаптан аерылып булмый. Балның баллылыгын сөйләүгә караганда, тату яхшырак. Шуңа башка язып тормый, шушы урында нокта куеп  “Гипнозсы малай”ны укуымны дәвам итәм.

 

Мөнир Вафин фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: