Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
9 ноябрь 2021, 10:05

Әнис Шәймәрданов Мәскәүдә китап бастырган

«Поезд күреп кайту» уеБала чактан була ул.Бик күп истәлекләр иле –Тимер юллы Яңавыл... "Кайтаваз" исемле китапка аның өлкәннәр һәм балалар өчен шигъри әсәрләре тупланган. Китап "БИТ-ПРИНТ" типографиясендә йөз данә тираж белән басылып чыккан.

Әнис Шәймәрданов Мәскәүдә китап бастырган
Әнис Шәймәрданов Мәскәүдә китап бастырган

Тимер юллы Яңавыл


«Поезд күреп кайту» уе
Бала чактан була ул.
Бик күп истәлекләр иле –
Тимер юллы Яңавыл.


Олы буыннар телендә
Ул аталды «чуен юл».
Деполы тарихы калган
Тимер юллы Яңавыл!


Чуен юл күпере аша
Чыгабыз, кыскартып юл.
Чирләп китсәң, дәва таба
Тимер юллы Яңавыл.


Илебезгә бөек затлар
Ясап биргән кала ул:
Галим, җырчы, рәссам туган
Тимер юллы Яңавыл.

 

«Кара алтын» – нефте – булган
Башка җирләр кайда ул?
Үз батырларын тудырган
Тимер юллы Яңавыл.

Иген игә, гөл үстерә
Шәһәр атлы зур авыл.
Сабантуйга дуслар җыя
Тимер юллы Яңавыл.

Матур эшләр белән данлы,
Күршеләрдән алда ул.
Җиңүчесен мактап җырлый
Тимер юллы Яңавыл.


Кияү бирү, килен алу –
Мәңге бетмәс йола ул.
Туйлар ясап, гомер итә
Тимер юллы Яңавыл.


Төзелешләр, үзгәрешләр
Дулкынында кала ул.
Дөрес юлдан кыю бара
Тимер юллы Яңавыл.


Чиксез Галәм киңлегендә
Күтәрелсә зур давыл,
Һич бирешми, җиңеп чыга
Тимер юллы Яңавыл.


Вокзалында тәртип саклый
Ун егетле каравыл.
Озатып кала, каршы ала
Тимер юллы Яңавыл.


Кайтмый торсаң, чиксез сагыш
Утларына сала ул –
Күңелләрдә мәңге йөрткән
Тимер юллы Яңавыл!


2015 ел.

***

Автор турында
Әнис Габделхәй улы Шәймәрданов 1959 елда Яңавыл районы Максим авылында туган. Иҗат эшен мәктәп елларында ук башлый: район гәзите битләрендә аязмалары басыла. Әнгам Атнабаев туган авылда урта мәктәпне тәмамлый, шигъри иҗат эшләренә нәкъ шунда илһам ала. 
Берничә ел элек, әнисенең яшьлек хәтирәләре, авыр тормышы нигезендә тарихи роман язды. Ул "Яралы язмышым" исеме  астында үзнәшер юлы белән басылды.
Әнис Шәймәрданов Мәскәүдә китап бастырган
Әнис Шәймәрданов Мәскәүдә китап бастырган
Әнис Шәймәрданов Мәскәүдә китап бастырган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: