Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
19 октябрь 2021, 10:15

Илгиз Әхмәтовның китабы дөнья күрде

Әсәрләр хәрби-патриотик темага багышланган.

Илгиз Әхмәтовның китабы дөнья күрде
Илгиз Әхмәтовның китабы дөнья күрде

Илгиз Әхмәтовның “Озын-озак кайту юлы” (“Долгая дорога домой”) китабы басылып чыкты. Китап үзнәшер юлы белән “Чурагул” нәшриятында дөнья күрде. 106 битлек китапның тиражы – 500 данә.

Чәчмә әсәрләр тупланган җыентык авторның кереш сүзе белән ачыла. Ул үзе Илеш районының Дөмәй авылыннан. 1962 елның 1 гыйнварында туган. Бөре дәүләт педагогия  институтының физика-математика факультетын тәмамлый. Ул диплом алган елны яшь белгечләрне Ерак Көнчыгышка эшкә чакыралар. Илгиз Тимерзаһит улы беренчеләрдән булып чакыруны кабул итә һәм  гаиләсе белән ерак якларга юллана. Икенче югары белем ала – Томски дәүләт идарә системалары һәм радиоэлектроника университетын тәмамлый. Төрле урыннарда эшли. Спорт, альпинистлык белән кызыксына.   Бүгенге көндә туган авылында яши, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. “Озын-озак кайту юлы” повестеның русчасы (“Долгая дорога домой”) – “Идел” журналында, татар теленә тәрҗемәсе “Тулпар” журналында (2018, № 5) басылып чыкты.

Китапта “Озын-озак кайту юлы” повесте һәм хикәяләр циклы туплап бирелгән. Повестька карата өч рецензия язылган. Мөнәвис Низаметдинов “әсәрнең Юрий Васильевич Коваль язмышын сурәтләүгә багышлануын, геройның кансызлык, хыянәт кебек авырлыкларны һәм үз-үзен җиңеп чыгуын  билгеләгән. “Идел” журналы мөхәррире Галина Булатова әйтүенчә, әсәр кискен сюжетка корылуы, ихласлыгы белән җәлеп итә. Детдом баласы Юрка күпне күрә, бәхетенә, отставкадагы полковник белән очраша. Аның киңәше белән егет офицер булып китә. Юра гомер буе полковник белән рухи бәйләнештә яши. Гомер буе остазы һәм туган ил алдында үзен бурычлы итеп тоя. Повесть “заманча һәм затлы” дип билгели Г. Булатова. “Тулпар” журналының проза бүлеге мөхәррире Дилбәр Сөләйманова повестьның татар әдәбияты өчен шактый сирәк булган хәрби-патриотик темага багышлануын, тәрбияви әһәмияткә ия булуын билгели.

Җыентыктагы хикәяләр шулай ук хәрби теманы дәвам итә:  операция бүлмәсе, Әфган, Кавказ, пистолет көбәге, столбняк –  яшәү һәм үлем арасындагы кискен вакыйгаларны сурәтли.

Илгиз Әхмәтовны тәүге китабы белән котлыйбыз һәм иҗат уңышлары телибез!

 

Илгиз Әхмәтовның китабы дөнья күрде
Илгиз Әхмәтовның китабы дөнья күрде
Илгиз Әхмәтовның китабы дөнья күрде
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: