Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
16 декабрь 2020, 20:34

Өстәлдә – тәүге карлыгач

Башкортстан татарларының 2021 елга өстәл календаре чыкты.

Башкортстан татарларының 2021 елга өстәл календаре чыкты. Анда һәр айга календарь һәм айдагы истәлекле даталар, вакыйгалар бирелгән. Календарьда елдагы дини һәм иҗтимагый бәйрәмнәрдән тыш, күренекле якташларыбызның юбилейлары һәм туган көннәре дә күрсәтелгән. Галимнәр, шагыйрьләр, язучылар, артистлар, рәссамнар, җәмәгать эшлеклеләре, милли оешма җитәкчеләренең туган көннәре белән танышырга мөмкин. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев, рейхстагка байрак кадаган Гази Заһитов, Чехословакиянең милли батыры, фашистларга каршы партизан отрядлары оештырган “кара генерал” Даян Мурзинга да түрдән урын бирелгән. Бер биттә татар милли учаклары: татар гәзит һәм журналлары, татар театрлары, югары уку йортларындагы татар бүлекләре, милли оешмалар турында белешмә дә бар. Театрларның, гәзит-журналларның туган көннәре дә күрсәтелгән.
Календарьдә “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” Һәм “Әллүки” журналы турында мәгълүмат бар. Мәсәлән, 1 март “Кызыл таң” гәзитенең туган көне булуы, 2004 елның гыйнварыннан гәзит каршында балалар өчен “Әллүки” журналы нәшер ителә башлавы әйтелгән. 1994 елның августында “Тулпар” журналының тәүге саны нәшер ителүе белән танышырга мөмкин.
– Халкыбызда календарьлар нәшер итү тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Алдагы елда беренче татар календаре чыгуга 180 ел тула. Башкортстан татарларының беренче календаре китап рәвешендә 2001 елда чыккан иде. Һәм менә “Истәлекле даталар һәм вакыйгалар” дип аталган өстәл календаре нәшер ителде. Календарьның тышлыгында “Нур” театры каршында бар милләтне берләштергән Тукай һәйкәле ачылу тантанасы бирелгән. Бу рәсемне бирү үзе үк календарьның нигезен билгеләп тора. Шунысы да сөенечле – календарьнең эчендә дә татар халкының Ислам динендә булуы ассызыклана, иң күркәм мөселман даталары күрсәтелгән. Календарь сөенечле тәэсир калдыра. Әлеге календарь бер-беребезне яхшырак танырга, аралашуга, берләшүгә этәргеч булыр, Аллаһы боерса. Шулай ук бер-беребез арасында, Башкортстандагы дистәләгән татар оешмасы арасында бердәмлекне арттыруга, уртак мәнфәгатьләрне кайгыртуга календарь да үз өлешен кертер дип уйлыйм, – диде тәҗрибәле нәшир Динә Морзакаева.

Фото: Мунир Вафин.
Читайте нас: