Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
2 октябрь 2020, 12:00

Альманахта Айдар да бар!

Яшьләр иҗатын туплаган басмага якташыбызның да ике хикәясе кертелгән.

Шушы көннәрдә генә Татарстан китап нәшриятында "Яңа гасыр тавышы. Антология. Яңа буын язучыларның шигъри, чәчмә һәм драма әсәрләре” дигән антология табадан төште. 576 битлек саллы һәм затлы басмада 32 яшь иҗачының әсәрләре туплап бирелгән. 21нче гасыр башында гына иҗатка керешсәләр дә, аларның күбесе – әдәби мәйданда танылу яулаган, исемнәре әдәбият сөючеләргә билгеле каләмкярлар. Антологиягә жанр ягыннан төрле әсәрләр кертелгән: шигырьләр, хикәяләр, пьесалар. Төзүче һәм кереш сүз авторы – якташыбыз, күренекле язучы Галимҗан Гыйльманов.
Чәчмә әсәрләр арасында якташыбыз Айдар Зәкиевның да иҗат җимешләрен күрү горурлык хисләре уята. Айдар Мидхәт улы журналыбыз укучыларына яхшы таныш, басмабыз битләрендә күпсанлы повесть һәм хикәяләре дөнья күрде. Ул – бүгенге көндә Башкортстанда татар телендә иҗат иткән язучылар арасында иң яше булып, беренче тәҗрибәләреннән үк үзен яңа юнәлештә сынап караган, күләмле һәм нәтиҗәле эшләве белән аерылып торган каләм иясе. 1983 елның 24 декабрендә Бүздәк районы Каран авылында дөньяга килә. Башкорт дәүләт университетының татар-рус филологиясе бүлеген тәмамлый. "Әллүки" журналы, "Кызыл таң" гәзите хезмәткәре була. Бүгенге көндә Башкортстан дәүләт медицина университетында эшли. Башкортстан "Китап" нәшриятында ике китабы (Кешеләр илендә, 2006; Күбәләк канатлы бал корты, 2017) нәшер ителеде. БР Язучылар берлеге әгъзасы.
Читайте нас: