Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
1 октябрь 2020, 15:10

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Әрнемәсен йөрәгең

...Әтисе тракторда эшли, әнисе фермада сыер сава иде. Әмин әле дә хәтерли: еш кына алар колхоз җыелышыннан яхшы эшләгән өчен дип, бүләкләр күтәреп кайталар да, бер-берсенә мактанышып, сөенеп утыралар иде. Ләкин кай арададыр хәмер белән дуслашып китте алар. Башта өйдә икесе яшереп кенә эчсәләр, соңрак андый күренеш ешайганнан ешаеп, озаклап эчүгә сабыштылар..."Таулар белән серләшәм" (Илеш, 2020) үзнәшер китабыннан.

Үткән ел Әминнәр яшәгән йорт алдындагы балалар мәйданчыгын өр-яңадан матур итеп җиһазладылар. Ял көне җитсә, улы Искәндәрне шунда уйнатырга ярата. Чыкмас җиреңнән дә чыгарсың, ниләр генә юк анда: атынгычы да, бормалы-сырмалы басмалары да... Барысы да уңайлы һәм сабыйлар өчен куркынычсыз итеп эшләнгән. Хәер, мәйданчыкны җиһазлауда ата-аналар үзләре дә дәртләнеп йөрде. Хәзер әнә кечкенәләр куанып бетә алмый. Хатыны Гөлия бүген дә:
– Әмин, Искәндәр белән ишек алдына чыгып торсаң, мин бүлмәләрне җыештырып алыр идем, – дигәч, тиз генә улын киендереп, чыгып та киттеләр. Малайны күңеле булганчы атынгычта тирбәткәч, ком өемендә шау-гөр килгән бала-чага янына илтте дә, машинасы белән уйнарга кушып, үзе бер читтәге эскәмиягә барып утырды. Менә бит замана балалары нинди хәстәрлек белән чолгап алынган. Ә алар үскәндә уен мәйданчыгы дигән әйбернең ни икәнен дә белмәделәр шул. Дөресен әйткәндә, балачагын исенә дә төшерәсе килми аның, уйласа, йөрәген әрнү катыш сагыш биләп ала. Әтисе белән әнисенең эчүгә сабышуы аркасында балалык рәхәтлегеннән мәхрүм булып, вакытыннан алда тормыш ачысын татуларын, бер-бер артлы туып торган эне һәм сеңелләрен карауның бөтен авырлыгы сеңлесе Фәрзәнә белән икесенә төшүен күз алдына китерсә, хәзер үзе дә аптырап куя. Шуңа да аның бөтен теләге – хатыны Гөлия белән улы Искәндәрне җил-яңгыр тигезми, кадерләп яшәтү. Улын балалык бәхетеннән мәхрүм итми, белемле, акыллы ир-егет итеп үстерәсе килә әти кешенең, үзен баласы өчен җаваплы итеп тоюдан, хәтта, ниндидер канәгатьлек тә ала. Ә бит аның әти-әнисе дә парлы тормыш юлыннан матур гына атлый иде. Әтисе тракторда эшли, әнисе фермада сыерлар сава иде. Әмин әле дә хәтерли: еш кына алар колхоз җыелышыннан яхшы эшләгән өчен дип, бүләкләр күтәреп кайталар да, бер-берсенә мактанышып, сөенеп утыралар иде. Ләкин кай арададыр хәмер белән дуслашып китте алар. Башта өйдә икесе яшереп кенә эчсәләр, соңрак андый күренеш ешайганнан ешаеп, озаклап эчүгә сабыштылар. Өйнең яме көннән-көн югала барды. Мәктәптә укып йөргән Әмин белән сеңлесе Фәрзәнәнең балалык рәхәте күз яшьләре һәм михнәткә алышынды. Кайлардан гына эзләп йөрми иде Әмин әнисен? Бала күңеленең әрнүләре, күз яшьләре онытылырлык булмады шул. Алардан соң бер-бер артлы дөньяга килгән биш баланың да әни назына мохтаҗ булып, өйдә тилмереп утыруы Әминнең кечкенә йөрәген аеруча сызлата иде. Ата-ананы кемнәр генә акылларына килергә чакырып, үгетләп карамады?
Ләкин хәмер барысыннан да көчле иде. Аларны тора-бара балаларның ачмы-тукмы икәне дә кызыксындырмый башлады, икесе дә эшсез калды. Кайвакыт өйдә бер сынык икмәк тә булмый иде.
Әмин урта мәктәпне тәмамлап, армиягә китте. Шуны гына көткәндәй, көннәрдән бер көнне аларга матур итеп киенгән өч апа килеп кергәч, кечкенәрәк кенә, тетелеп беткән ашъяулык ябылган агач өстәл тирәли тезелешеп, ипи белән түгәрәк килеш пешерелгән бәрәңге ашап утырган сабыйлар аптырап калды. Юньләп киемнәре дә булмагач, урамга уйнарга чыгалмый, үз ишек алларында кайнашырга күнеккән балалар өчен гаҗәп күренеш иде бу. Керүчеләр бераз сүзсез генә балаларга карап торганнан соң, өй эченә күз йөрттеләр һәм карашлары түр яктагы тимер кроватьта икесе ике башта бөгәрләнеп йоклап яткан ата белән анага төште. Болай да шыксыз өй эче тагын да күңелсезрәк булып тоелды.
– Биредә озак уйлап торасы юк инде, – диде әлеге апаларның берсе. – Бүгеннән үк баларны приютка алып китәбез.
Әмин сеңлесе Фәрзәнәдән туганнарының бишесен дә приютка алып китүләре турында кайгырып язган хат алгач, куанып та куйды, ичмасам тамаклары тук, өс-башлары караулы булыр, мәктәпкә йөрерләр дип уйлады егет. Сеңлесенә шул хакта аңлатып, тынычланырга кушып җавап язды. “Мин кайтканчы түзеп тор, кайткач, апайларны барып алырбыз”, – дигән иде ул хатында. Шулай иттеләр дә. Тик аның өчен бераз йөгергәләргә туры килде-килүен. Башта район үзәгенә барып шофер булып эшкә урнашты Әмин. Фәрзәнә дә мәктәпне тәмамлау белән фермага эшкә барды. Шулай итеп өйдә ризыклар, кием-салым барлыкка килде. Кабат өйгә кайтуларына шатланып бетә алмады сабыйлар.
Еллар үтә торды, эне һәм сеңелләренең барсы да мәктәпне тәмамлап, төрлесе төрле уку йортларына укырга китте. Тормышлары эзгә салынган кебек иде. Әтисе белән әнисен дә хәмердән дәваларга тырышып карадылар. Айныдылар алар, ләкин әтиләренең озак хәмер кулланудан бавыры таркалган иде инде, кинәт кенә бакыйлыкка күчте. Әтиләренең үлеме әниләре өчен гыйбрәт булыр дисәләр, алай булып чыкмады, ирен югалту кайгысыннан дип, кабат эчә башлады ул һәм озакламый урамда егылып үлде. Гаиләгә килгән фаҗигаләр иң элек Әмин белән Фәрзәнәнең иңсәсенә таш булып ятты. Әллә күпме гомер кайгыдан арына алмады алар. Шулай да югалып калмадылар туганнар, егет сеңлесен шәһәргә укырга урнаштырды да, өйләрен бикләп, үзе район үзәгенә яшәргә күчте. Туганнарын аякка бастырыйм дип, ничек кенә тырышмады ул. Аллаһыга шөкер, эне һәм сеңелләре барсы да һөнәрле булып, тормышта үз юлларын сайладылар. Алар өчен Әмин белән Фәрзәнә әти-әниләрен алыштырган иң кадерле абый белән апа булдылар. Хәер, Әмин башкача яшәүне күз алдына да китермәде, кече туганнарын хәстәрләү аның өчен тормыш мәгънәсенә әйләнгән иде, тик өйләнергә генә соңгарак калды. Аның өчен үкенми ул, бәхетенә, ятимнәр йортында үскән кыз булса да, Гөлиясе бик акыллы хатын булып чыкты. Менә уллары Искәндәр үсеп килә. Фәрзәнә генә нигәдер кияүгә чыкмый калды. Үзе ул хакта искә төшерергә яратмаса да, бәлки, балачак читенлекләре күңелендә бик авыр эз калдыргандыр. Тормышы түгәрәк кебек Әминнең, ләкин кайвакыт: “Эх, әти белән әни исән булсыннар да, балаларының ничек яшәүләрен күреп куансыннар иде”, – дип, эче әрнеп куя. Юк шул, аларны йөрәк әрнүе белән искә алырга гына калды.
Тирән сагышка батып утырган Әминне Гөлиянең ягымлы тавышы айнытып җибәргәндәй булды:
– Әтисе, кара инде улыңны, ничек пычранып беткән. Я, әйдәгез, ачыккансыздыр инде, өйгә керик.
Әмин улын күтәреп алды да, бәхетле елмаеп, Гөлиясенә иярде.
***
Автор турында.
1951 елның 24 июлендә Илеш районы Яңа Нәдир авылында туып үсә. Базытамак урта мәктәбен тәмамлагач, шунда ук – эш башкаручы, аннары укытучы булып хезмәт юлын башлый. 1975 елда Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлый. 1976 елда партия район комитетына инструктор итеп алалар. Ә 1979 елның апреленнән үзенең теләге буенча район “Маяк” гәзитенең партия бүлегенә хәбәрче итеп җибәрәләр. Шул рәвешле ул биредә утыз елдан артык хезмәт сала, хәбәрче, авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, соңгы унбиш елда мөхәррир урынбасары булып эшли. Ул – 1985 елдан РФ һәм БР Журналистлар берлеге әгъзасы.
2014 елда аның авторлыгында район гәзитенең олы юбилее уңаеннан “Маяк”ка – 80 яшь” дигән китап дөнья күрде һәм тәҗрибәле журналист гәзит тарихын һәм редакция коллективының хезмәтен мәңгеләштерүгә зур өлеш кертте. Хикәяләре “Акчарлак 2018” республика әдәби альманахына кертелде. “Балкыш” әдәби берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр белән берлектә чыгарган китапта да хикәяләре дөнья күрде. Шулай ук әсәрләре республика матбугаты битләрендә басылып тора.
2019 елның мартыннан “Балкыш” әдәби берләшмәсе җитәкчесе итеп сайланды.
Читайте нас: