Исламова, З. Н. Бәхет ачкычы: әдәби-публицистик язмалар. – Уфа: Матбугат дөньясы, 2020. – 168 бит.
Җыентыкның мөхәррире – Д. Сөләйманова, корректоры – Г. Монасыйпова, рәссамы – И. Нигъмәтҗанов. Тиражы – 75 данә.
“Матбугатта басылган язмаларымны “бер түбә астына” туплыйсым килде, – ди автор үзе. – Һәркем үзеннән соң ни дә булса калдырырга омтыла. Мин дә, уйладым-уйладым да, китап чыгарырга ният иттем. Андагы һәр героем – үзе бер дөнья. Алар белән аралашу, сөйләшү миңа ниндидер яңалыклар ачты, акыл-тәҗрибә өстәде. Шуларны башкалар белән дә бүлешәсем килде”.
Китапка баш сүзендә исә ул болай ди: “Нәрсә соң ул бәхет? Минемчә, бу төшенчәне һәркем үзенчә аңлый һәм бәяли. Тик, ничек кенә булмасын, дөньяга кеше бәхетле булыр өчен туа.
Әйе, бәхетне һәркем төрле бизмәнгә салып үлчи. Берәүләр өчен ул – өстәлдә бер кисәк икмәк, икенчеләргә – чираттагы зуррак табыш, өченчеләргә исә – үз аякларында йөрү... «Һәркемнең үз бәхете» дигән әйтем дә, бәлки, шуннан чыгып әйтелгәндер. «Хатын-кызның чын бәхете – тату гаилә корып, ана булуда» я «Бәхет – ул кешенең эчке тынычлыгы, ә инде аның ачкычы һәркемнең үз кулында», – дип әйтүчеләр дә бар.
Ничек кенә булмасын, кеше гомере буена әнә шул тылсымлы, кадерле, кыйммәтле бәхет ачкычын эзли. Язмаларымның геройлары, минем уемча, барысы да – бәхет ачкычын тапкан кешеләр”.
Зөһрә Наил кызы Исламова 1972 елның 3 гыйнварында Илеш районы Бишкурай авылында туган. Кече яшьтән үк әдәбият белән кызыксына. 2004–2016 елларда гаиләсе белән Себер якларында гомер итә. Анда яшәгән татар-башкорт халкы өчен “Сафлык” клубы оештырып, милләтебезнең гореф-гадәтләрен, йолаларын, туган телебезне саклап калыр өчен үз өлешен кертергә тырыша. Уфага күченгәч, “Ак калфак”, “Сәхибҗамал”, “Берлек” ижтимагый оешмалары уздырган чараларда теләп катнаша. Бүгенге көндә БДПУның рус-татар бүлегендә читтән торып укып йөри, “Кызыл таң” гәзитендә эшли. Гаиләле. Тормыш иптәше Илгиз белән ике кыз, бер ул үстерә.
Китапның аннотациясендә әйтелүенчә, Зөһрә Исламованың бу китабына аның төрле елларда Башкортстан матбугатында басылган публицистик язмалары тупланган. Бу язмалар нигездә “Кызыл таң” гәзитендә һәм “Тулпар” журналында дөнья күргән. Арада төрле жанр үрнәкләрен табарга була: әңгәмәләр, сурәтләмәләр, очерклар. Алар өч тематик бүлеккә бүленгән: «Сәнгать», «Милләт», «Дөнья».
Беренче бүлектә сәхнә йолдызлары Сәвия Сираева, Фәнүнә Сираҗетдинова, Рәсимә Гайфуллина, Раил Садриев, Айгөл Сагынбаева, Флёра Шәрипова, Ләйсән Алтынбаева, Фирдус Шәрәфуллин, Рания Билалова, Филүс Вәлиев, Лев Кулушев, Калинин районының “Бәйрәм” халык бию ансамбле, вокал укытучысы Римма Садыйкова, рәссам Лиана Нигъмәтҗанова турында бай мәгълүмат алырга була. Язмалар ихлас күңелдән, геройларга ихтирам хисе белән иҗат ителгән.
Исеменнән аңлашылганча, «Милләт» бүлеге милләтпәрвәр затларыбызга, халкыбызның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклау өчен җан атучы шәхесләргә багышланган. Биредә галимнәр һәм укытучылар Илшат Насыйпов, Фәнисә Гафурова, Люция Кодаймәтова, иганәче Айрат Сөләйманов, татар теле курслары оештыручы Гөлшат Сафина һәм башкалар белән танышабыз. Сочи шәһәренең “Татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы турында да белә алабыз.
«Дөнья» дип исемләнгән өченче бүлектә Илеш районы Бишкурай авылынннан Маннановлар, Иләкшиде авылыннан Баһмановлар, Нуриман районы хакимияте башлыгының авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Глүс Сакаев, Авыргазы районының Толбазы авылында яшәүче вахтачы Вәрис Акбашев турындагы язмалар урын алган. Алар заманыбызның кызыклы язмышлы шәхесләре, үрнәкле гаиләләре, уңган эшкуарлары турында бәян итә.
Китап ахырында Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Фаткуллинның «Күңелгә якын иҗат» дигән мәкаләсе китерелгән һәм Зөһрә Исламованың журналист эшчәнлегенә бәя бирелгән. Аның яңарак Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлекләренә кабул ителүен дә әйтеп, материалларын укучыларның көтеп алуын, күңеленә якын кабул итүен билгеләгән.
Гомумән, китаптагы язмалар заманча сулыш белән иҗат ителгән. Җәмгыятебезнең, гүзәл Башкортстаныбызның сәнгать, мәгариф, авыл хуҗалыгы һәм башка өлкәләрендә хезмәт салучы күренекле, үрнәкле язмыш юлын үтүче шәхесләр турында бай мәглүмат бирә. Чыннан да, бәхет ачкычы нәкъ менә уңганнар, тырышлар кулында. Очерк, сурәтләмә, әңгәмәләр ихласлыгы, яхшы аңлаешлы теле, эмоциональ-экспрессив стиле белән җәлеп итә. Полиграфик эшләнеше дә уңай тәэсир калдыра.