Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
17 март 2020, 14:45

Язмышларда авыл тарихы

Тәтешле районы Җирембаш (Болгар) авылы тарихына багышланган китапта бай тарихи мәгълүмат тупланган. "Болгар яугирләре" дигән бүлектә Бөек Ватан сугышы яугирләренең фотолары, биографияләре бирелә.

Венера ШӘЙХИСЛАМОВА. Язмышларда авылым тарихы. Уфа: Матбугат дөньясы, 2019. 252 б.
Туган як, туган авыл... Алар һәркемнең күңеленә якын, газиз. Туган төбәк тарихы белән кызыксынучыларның күп булуы да табигый. Һәм инде авылларыбыз тарихына багышланган китаплар бик еш басылып тора.
Яңарак Тәтешле районы Җирембаш (Болгар) авылына багышланган китап дөнья күрде. Каты тышлык, төсле фотолар – полиграфик эшләнеш бик яхшы. Басма – туган якны өйрәнүчеләр, тарих белән кызыксынучылар өчен тәгаенләнгән.
Аның авторы һәм нәшер итүне оештыручы – шул ук авылда туып-үскән Венера Шәйхисламова. Венера Ахун кызы авылның 100 еллык тарихын җентекләп өйрәнгән. Һәм, әйтергә кирәк, ниндидер фикергә килгәнче, төрле фикерләрне чагыштырган. Бу максаттан тарихи чыганакларга, шәҗәрәләргә, истәлекләргә, кулъязмаларга таянган. Шулай ук авылдашларына хатлар язган, өлкәннәр белән сөйләшкән, дәүләт архивларына йөргән, матбугат басмаларын барлаган, байтак фотолар туплаган. Болгар яугирләре" дигән бүлектә Бөек Ватан сугышы яугирләренең фотолары, биографияләре бирелә.
Җирембаш (Болгар) авылының тамырлары Иске Чокыр (борынгы атамасы – Җирем) авылына барып тоташа. Болгар исемен исә авылның беренче мулласы Галиәкбәр Киеков (Гали Чокрыйның улы Гыйниятулла (Ахунҗан) улы) кушкан.
Гомумән, автор бик зур көч таләп иткән эзләнү-тикшеренү эшен уңышлы башкарып чыккан. Аеруча шунысы игътибарга лаек: хезмәтендә фәнни ысуллар кулланган, һәр фикерне дәлилләр белән ныгыткан, информаторлар хакында мәгълүмат биргән. Биредә авторның үз вакытында БДУның тарих факультетын тәмамлавы зур роль уйнагандыр, билгеле. Шулай ук туган ягын сагыну хисе дә үз өлешен керткәндер: Венера Ахун кызы бүгенге көндә тормыш иптәшенең туган ягында – Мәчетле районында яши, төрле фәннәрдән укыта, үзнәшер юлы белән берничә китап бастырып чыгара. Иҗат белән актив шөгыльләнә: 2011 елда “Кызыл таң” гәзитенең лауреаты була, ә инде 2015 елда З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында “Һәйкәлләр куяр идем” дигән китабы дөнья күрә.
Туган авылы өчен шулай җан аткан, күз нурларын түккән, күпме көч, вакыт сарыф иткән фидакарь шәхесләрнең булуы өмет бирә: яшәр әле авылларыбыз, буыннар чылбыры өзелмәс, үткән белән киләчәк арасындагы күпер нык булыр, иншаллаһ.
Читайте нас: