Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
16 март 2020, 14:02

Иҗат кадерен белүче

Зәйнәб Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында “Башкортстан хатын-кыз язучылары” дигән электрон белешмә дөнья күрде. Аны Бүздәк районы кызы Зәйфә Цуканова төзегән.

Цуканова З. М. Башкортстанның хатын-кыз язучылары (Писательницы Башкортостана): белешмә [Электрон ресурс]. Уфа: Китап, 2019. Компакт-диск (СD-ROM).
Зәйфә Цуканова туплаган әлеге җыентыкта Башкортстанның хатын-кыз язучылары турында кыскача мәгълүмат, аларның кыскача биографияләре, иҗатлары турында белешмә бирелгән. Басылган китаплар, матбугатта дөнья күргән әсәрләрнең библиографиясе генә түгел, тәнкыйть мәкаләләре исемлеге дә бар.
Белешмә ике бүлектән тора. Беренчесендә Язучылар берлеге әгъзалары белән таныша алабыз. Автор 130 иҗатчы хакындагы белешмәне хронологик тәртиптә күрсәтә. Бу бүлек Һәдия Дәүләтшинадан (1905–1954) башланып, Зарина Багишаева (1990) белән тәмамлана.
Икенче бүлектә исә әлегә әгъза булмаган, әмма Башкортстан “Китап” нәшриятында китапларын бастырган 195 туташ-ханым турында мәгълүмат табарга мөмкин. Бу бүлек, беренчесеннән аермалы буларак, алфавит тәртибендә төзелгән, Рәйсә Абдуллина белән башланып, Рәйсә Яркәева белән тамамлана.
Кушымтада хатын-кыз авторларның кайсы районда тууын күрсәтүче аерым исемлек, дәүләт һәм шәһәр, район премияләре лауреатлары исемлеге китерелә. Шунысы кызыклы: Архангель, Балакатай, Калтасы, Мишкә, Салават районнарыннан бер хатын-кыз иҗатчы да теркәлмәгән.
2006 елда “Китап” нәшриятында дөнья күргән “Башкорт җире язучылары” (“Писатели земли башкирской”) белешмәсендә (төзүчеләре Р. Н. Баимов, Г. Н. Гәрәева, Р. Х. Тимергалина) барлыгы 403 язучы, шул исәптән 68 хатын-кыз язучы хакында мәгълүмат бирелгән иде. Бу белешмәдән аермалы буларак, Зәйфә Цуканова тәкъдим иткән басмада җәмгысы 225 хатын-кыз язучы белән таныша алабыз.
Бу җыентык – Зәйфә ханымның озак еллар эзләнү, чиксез тырышлык, ихтыяр көче нәтиҗәсе. Ул хатын-кыз язучы, шагыйрәләрнең иҗатына аерым бер ихтирам белән карый. Язучылар, шагыйрәләр белән очрашып, аларның иҗатын матбугаттан күзәтә барып, бөртекләп мәгълүмат туплый. Рухи тетрәнүләр чорында нәкъ менә хатын-кыз йөрәге көчлерәк, дип ышана автор. “Хатын-кыз ана буларак яши, тоя, яшәешне дәвам итү өчен барысын да эшли”, – ди ул.
Зәйфә Мөфассир кызы 1951 елның 7 апрелендә Бүздәк районының Сарайгыр авылында туган. 2002 елдан Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы. Башкорт Республика мәдәният-агарту училищесын, Чиләбе Дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Үз районында Уртакул авыл мәдәният йорты директоры булып эшли, китапханәче эшен дә алып бара. 2000-2010 елларда Уртакул авылы китапханәсе мөдире була. Студент елларыннан алып матбугатта языша. “Башкорт энциклопедиясе” өчен Бүздәк районының 32 авылы турында белешмә яза. Берничә үзнәшер китап авторы.
“Башкортстан хатын-кыз язучылары” белешмәсе галимнәргә, китапханә хезмәткәрләренә, укытучыларга, төбәкне өйрәнүчеләргә, гомумән, укучыларның киң даирәсенә тәгаенләнгән.
Дилбәр СӨЛӘЙМАНОВА.
Читайте нас: