Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
3 декабрь 2019, 14:10

Зифа Кадыйрованың китабын 3 кеше отты!

Кадерле дуслар! 19 ноябрьдә "ВКонтакте" төркемендә игълан иткән репостлар конкурсыбыз тәмам.Репостлар саны күп (649) булу сәбәпле, бер китап урынына өч китап бүләк итәбез!Бер китапны, вәгъдә ителгәнчә, без тапшырабыз, ә өстәмә ике китапны, автографын куеп, Зифа Кадыйрова үзе почта аша салып җибәрәчәк!

Моңарчы без үткәргән бер конкурсның да бу кадәр репост җыйганы юк иде әле. 649 репост, 1299 лайк, 148 комментарий алдык! Китап сөюче, Зифа Кадыйрованың иҗатын яратучы дусларыбыз шактый күп икән! Конкурс хакында Зифа апага да хәбәр иттек, һәм ул үзеннән дә ике китап бүләк итәргә булды. Ә бераз соңрак укучыларына мөрәҗәгате яздырылган видеосын да җибәрәчәк. Шуңа күрә бездән аерылмагыз, "Тулпар" сайтын һәм иҗтимагый челтәрләрдәге битләребезне күзәтеп барыгыз, дуслар!
Шулай итеп, Зифа Кадыйрованың "Яраларың белән яратырмын..." дигән китабы китабы өч дустыбызга тапшырылачак.
"Тулпар" әзерләгән китапны – Гөлгенә Зарипова (https://vk.com/id338373548),
Зифа Кадыйрова автографы куелган ике китапны
Илүзә Нигъмәтуллина (https://vk.com/id171751163) һәм
Рузилә Вафина (https://vk.com/id156263306) отты!
Җиңүчеләрнең безнең белән бәйләнешкә чыгуын үтенәбез.
Киләчәктә дә яңа конкурслар оештырылачак. Бергә булыйк, дуслар!
Читайте нас: