Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
29 ноябрь 2019, 00:45

Китаплар да яралгыдан туа

Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсендә ике авторның җыентыкларын тикшерү узды.

Борай районында яшәп иҗат итүче Фатыйма Гыйльметдинованың проза, Уфада яшәүче Әлиф Галимовның шигырь җыентыкларына әтрәфле анализ ясалды. Чарада Альбина Хәлиуллина, Руслан Сөләйманов, Фәния Габидуллина, Мидхәт Әбделмәнов, Илдус Фазлетдинов, Дилбәр Булатова, Лотфулла Хәбибов, Резеда Шакирова һәм башкалар катнашты. Рафыйга Усманова һәм Ләйсән Якупованың язып җибәргән фикерләре дә укып ишеттерелде. Чарада кулъязмаларның уңай һәм җитешсез яклары күрсәтелде. Мөхәррир ярдәмендә кабат редакцияләп чыкканнан соң Башкортстан “Китап” нәшриятына тапшырырга дигән карар чыгарылды. Чараны татар берләшмәсенең яшь башлыгы Нурлан Ганиев бик дастуйны итеп алып барды.
Читайте нас: