Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
17 июль 2019, 13:19

Иҗади газап җимеше

Атаклы мөгаллим, Бәләбәй аксакалы Илгизәр Гыйззәтуллинның яңа китабы дөнья күрде. Үзе ул аны "иҗади газап җимеше" дип бәяләгән.

Әлеге китапны чыннан да җыентык дип атап була. Чөнки монда Илгизәр аганың төрле елларда иҗат ителгән әдәби һәм публицистик язмалары тупланган. Һәм ул аның исемен дә "Хикәяләр, әкиятләр, очерклар, публицистик мәкаләләр, хатлар" дип атаган. 212 битле, каты тышлы бу китап Туймазы шәһәрендә ризограф ысулы белән 50 данәдә басылган. Китапка баш сүзе Зәйфә Салихова язган.
***
Илгизәр Гыйззәтуллин 1935 елда Татарстанның Минзәлә районы Чулпан авылында туган. Минзәлә педагогия училищесын, Казан педагогия инистиутын тәмамлаган. 1962 елда Бәләбәй педагогия көллиятендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башлый һәм гомерен шушы уку йортына, укытучы һөнәренә багышлый.
Минзәлә педагогия училищесында киләчәктә күренекле иҗат әһелләре булып әвереләчәк Мәдинә Маликова, Марс Шабаев, Газиз Мөхәммәтшин, Гөлшат Зәйнәшевалар белән бергә укыгангамы, һәрчак иҗатка тартыла. Педагогия институтында әдәби түгәрәк җитәкли. Түгәрәк әгъзалары арасында шагыйрь Ренат Харис та була.
Татар теле һәм әдәбиятын Илгизәр Гыйззәтуллин, җанын-тәнен биреп, мавыктыргыч итеп укыта, татар язучыларына багышланган кичәләр оештыра, аларның тормыш юлы белән таныштыра.
60нчы еллар башында ул төрле телләрдәге канатлы сүзләрне, мәкаль-әйтемнәрне җыя башлый. Аларны “Канатлы сүзләр” китабында бастырып чыгара. Ул хәтта сериягә әверелеп, тәүгесе – "Китап" нәшриятында, калган 5се авторның үз хисабына дөнья күрә. Аларда 1 меңнән артык канатлы сүз тупланып, һәркайсының килеп чыгышы хакында мәгълүмат бирелгән.
Бәләбәй педагогия көллиятендә ярты гасыр эшләп лаеклы ялга чыккан мөгаллим бүген дә актив яши, кичәләргә бик теләп йөри, коллегалары белән аралаша. Аның автордашлыгында Башкортстанда 8 сыйныф өчен татар теле дәреслеге дә дөнья күрде.
Читайте нас: