Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
14 июль 2019, 18:52

Рафаил ХАФИЗОВ. Көзге этюд: шигырьләр. – Уфа: Китап, 2019. – 224 бит.

Сөенче! Зәйнәб Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында татар телендә янә бер китап дөнья күрде. Ул – Илеш тарафларында туып, бүгенге көндә Дүртөйле шәһәрендә гомер итүче Рафаил ХАФИЗОВНЫҢ “Көзге этюд” дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы.

Бу китапка авторның соңгы елларда иҗат ителгән лирик һәм фәлсәфи шигырьләре тупланган. Аларда яшәеш рухы тормышчан шигъри детальләр аша гәүдәләндерелә.
Автор гомере буе күңелендә йөрткән хакыйкатькә, ягъни үзенең поэтик асылына тугры кала, тормышның уңай һәм кире якларын укучыларына бар тулылыгы белән ачып сала.
Китапка “Иҗади тормыш, тормышчан иҗат” дип аталган кереш сүзне Башкортстанның халык шагыйре, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Назар язган. Җыентыкның гомум тиражы – 700 данә.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.
Читайте нас: