Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
21 июнь 2019, 14:10

Каргалы – морзалар бишеге

Максат Мамлиев һәм Айрат Сөләймановларның "Дуслык белән көчле" ("Сильные дружбой") китабы 2017 елда ук дөнья күргән иде. Ләкин Максат абый әйтүенчә, бу басма хакында әле беркайда да мәгълүмат бирелмәгән. Китап, үзнәшер юлы белән басылуга карамастан, һәр җәһәттән сыйфатлы: каты тышлык, төсле фотолар һәм яхшы кәгазь. Эчтәлек тә бай. Баш сүздә әйтелүенчә, бу китап – 2003 елда чыккан "Каргалы тамырлары" китабының дәвамы, һәм ул изге ниятләр белән уйланылган. Фәнис Яруллинның "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәреннән цитаталар эпиграф итеп китерелгән: "Язмыш сезнең тез астына китереп сукса – егылмас өчен якасына ябышыгыз. Утларга салса – үзегез аннан да көчлерәк яныгыз, шулвакыт кызуын сизмәссез. Суга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмәгез – асылташ булып төпкә батыгыз, ялтыравыгызны күреп чумып алырлар". Чыннан да, китапка тупланган мәкаләләрнең геройлары шушы сүзләрне үз язмышлары, кылыклары белән дәлилли кебек.

Каргалы – билгеле булуынча, морза нәселләре белән данлыклы. Рәиф Әмиров белән Рифкать Әүхәтовның мәкаләсе ("Бер авылның гыйбрәтле тарихы" китабыннан алынган) морзаларның килеп чыгышы турында бай мәгълүмат бирә.
Яңа Каргалы авыл Советы Югары Каргалы, Каргалыбаш, Каргалытамак, Түбән Каргалы авылларын берләштерә. 2017 елда биредә 289 йортта 738 кеше яшәгән. Мәктәп, балалар бакчасы, мәчет, клуб, фельдшерлык пункты бар. Югары Каргалы авылы мәктәбе тарихы 1886 елдан башлана. Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында генерал Сәхибгәрәй Еникеев, 6 ел Башкорт АССРының Хәрби комиссары булган Әхмәтҗан Терегулов, генерал-майор Нигъмәтулла Еникеев, Муса Җәлил шигырьләренең беренче өлешен әсирлектән сакла алып кайтып тапшыручы лейтенант Терегуловлар бар. Медицина фәннәре докторы Дамир Еникеев, телевидение операторы Илдар Еникеев, милиция подполковнигы Рамил Еникеев, "Лукойл-Коми" ҖЧҖ директоры Азат Хәбибуллин, фотограф Рәмил Килмәмәтов, рәссам Наил Байбурин һ. б. күренекле шәхесләр чыккан. 1987-1990 елларда КПССның БАССР өлкә комитетының беренче секретаре Равмир Хәбибуллинның әнисе Факия дә Терегуловлар нәселеннән.
Яңа Каргалы авылының янә бер феномены – биредән 30 дан артык ветеринария табибы чыккан. Китапның авторы Максат Мамлиев үзе дә гомер буе ветеринария өлкәсендә хезмәт салган, республиканың баш ветеринар инспекторы була.
Китап берничә өлешкә бүленгән. Биредән тамырланган Мамлиевлар, Еникеевлар нәселе һәм авылның башка вәкилләре турындагы язмалар тарихи вакыйгаларны кеше язмышлары мисалында ачып сала. Арада нинди генә һөнәр вәкилләре юк! Уртаклык шунда гына: Каргалы егетләре һәм кызлары аң-белемне сөючән, эшкә уңган, уңышка омтылучан.
Гомумән, бу басма туган як, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, морза нәселләре шәҗәрәсе белән кызыксынучылар өчен кызыклы һәм гыйбрәтле.
Читайте нас: