Барлык яңалыклар

Уфада "Татар теленең антонимнары" сүзлеге дөнья күрде!

Уфада "Татар теленең антонимнары" сүзлеге дөнья күрде. Аны филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты профессоры Лотфулла Гайфулла улы Хәбибов төзегән.

Хәбибов Л. Г. Татар теленең антонимнары: сүзлек. ‒ Уфа: БР МҮИ нәшр., 2018. ‒ 268 бит. Тиражы 100 данә.
Сүзлекне филология фәннәре кандидаты, Башкортстанның Мәгарифне үстерү институты профессоры Лотфулла Гайфулла улы Хәбибов төзегән. Китапка баш сүздә әйтелүенчә, антонимия күренеше телдә киң таралган булса да, галимнәр тарафыннан чагыштырмача аз өйрәнелгән. Татар теленең антонимнар сүзлеге (төз. Ф.С. Сафиуллина һәм Л. М. Ризванова) 1997 елда һәм 2003 һәм 2005 елларда (төз. Ф.С. Сафиуллина) басылган. Бу басмалардан аермалы буларак, әлеге сүзлектә иллюстратив материал мул бирелә, ягъни антонимнар контекстта күрсәтелә.
Галим дистә еллар буена эзләнү-тикшеренү эше алып барган, сүзлекләр, нәфис әдәбият материалын уңышлы кулланган. Шунысы сөенечле ‒ Башкортстанда татар телендә иҗат итүче язучы һәм шагыйрьләрнең иҗаты да читтә калмаган.
Сүзлек татар теле укытучыларына кирәкле белешмә әсбап булып тора.
Д.Булатова.
Читайте нас: