Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
30 апрель 2019, 17:48

ЗУР ВАКЫЙГА: УФАДА ТАТАРЧА РОМАН ҺӘМ УҢАЙ ӘДӘБИ ГЕРОЙ

Романнар көн дә язылып тормый. Көн дә генә түгел, еллар үтеп тә язылмаска мөмкин. Язылганнарының һәрберсе китап булып чыгу бәхетенә дә ирешми. Шуңа күрә роман басылуы – әдәби барышта зур вакыйга ул.З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында шушы көннәрдә Заһит Мурсиевның “Солтанъяр” романы китап булып басылды.

Романнар көн дә язылып тормый. Хәтта еллар үтеп тә язылмаска мөмкин. Язылганнарының һәрберсе китап булып чыгу бәхетенә дә ирешми. Шуңа күрә роман басылуы – әдәби барышта зур вакыйга.
З. Биишева исемендәге Башкортстан “Китап” нәшриятында шушы көннәрдә Заһит Мурсиевның “Солтанъяр” романы "табадан төште". Китап үзенең бизәлеше, ачык, җылы төсләре белән әллә каян игътибарны җәлеп итә. Каты тышлык, ак кәгазь – полиграфик сыйфат югары дәрәҗәдә.
Эчтәлеккә килгәндә, ул шулай ук йөз кызартырлык түгел. Роман үзәгендә – Солтанъяр образы – бәхетле, көчле, кулыннан эш килә торган, тарихи вакыйгалар басымына бирешмәгән ир-ат. Заман әдәбиятында уңай геройларга кытлык икәнен исәпкә алганда, роман бу җәһәттән дә игътибарга лаек. Әсәрнең янә бер бәхәссез өстенлеге – анда Башкортстанның гүзәл табигате, калын урманнары, халкының холык-фигыле, гореф-гадәтләре, киләчәккә якты өмет-ышанычлары мул буяулар белән сурәтләнгән.
“Тулпар” укучылары бу әсәрдән өзекне 2016 елның 3нче санында укыганнар иде инде. Редакция коллективы һәм журнал укучылар исеменнән Заһит Мирхәйдәр улын әдәби уңышы белән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә ялкынлы иҗат илһамы телибез!
Дилбәр Булатова.
Читайте нас: