Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
22 апрель 2019, 15:34

Ләйсән КӘШФИ. Иҗат диңгезендә ниләр бар?

Шагыйрә, тәнкыйтьче, галимә Ләйсән Кәшфиеваның 2018 ел ахырында З. Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында электрон китабы дөнья күрде. «Иҗат диңгезендә ниләр бар?» исемле бу җыентыкка әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган.

Шагыйрә, тәнкыйтьче, галимә Ләйсән Кәшфиеваның 2018 ел ахырында З. Биишева исемендәге Башкортстан «Китап» нәшриятында электрон китабы дөнья күрде. «Иҗат диңгезендә ниләр бар?» исемле бу җыентыкка әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланган.
Мәкаләләрдә Башкортстанда соңгы елларда китап булып басылган һәм вакытлы матбугатта, нигездә «Кызыл таң» гәзитендә, чыккан әсәрләргә анализ ясала. Китап якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Роберт Миңнуллинның «Татарларым» дигән шигъри җыентынына багышланган мәкалә белән ачыла. Шулай ук Башкортстанның халык язучылары Равил Бикбаев, Суфиян Поварисов, Марат Кәримовларның иҗатына яңача караш тәкъдим ителә. Ирек Кинҗәбулатов, Салават Рәхмәтулла, Рим Идиятуллин, Нәҗибә Әминева, Халисә Мөдәрисова, Рәдиф Тимершин, Камил Дәүләтшин, Илдус Фазлетдинов, Индира Муллаянова, Руслан Сөләйманов, Дилбәр Булатоваларның иҗатына тәнкыйтьче аерым тукталып үтә.
«Башкортстанда татар әдәбияты үсеше» дип исемләнгән бүлек бигрәк тә кызыклы. Чөнки биредә «Кызыл таң», «Өмет» гәзитләрендә, «Тулпар» журналында басылган әсәрләр тәнкыйть иләгеннән үткәрелә. Билгеле язучыларның иҗатыннан башлап яңа гына кулына каләм алучыларның әсәрләренә тиклем үз бәһасен ала. Җыентык әдәбият сөючеләргә, студентларга, укытучыларга тәгаенләнгән.
Читайте нас: