Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
8 апрель 2019, 19:05

Яңа китап. Дилбәр Сөләйманова. "Төрки-баск параллельләре"

Испания һәм Франциядә яшәгән баск дигән халыкның теле белән төрки телләр арасында нинди охшашлык булуы мөмкин?

Дилбәр Сөләйманова. Төрки-баск параллельләре. – Уфа: Матбугат дөньясы, 2019. – 248 бит. Тиражы 100 данә.
Дилбәр (Булатова) Сөләйманова язган бу фәнни-популяр хезмәтнең темасы күпләргә гаҗәп тоелыр. Испания һәм Франциядә яшәгән баск дигән халыкның теле белән төрки телләр арасында нинди охшашлык булырга мөмкин? Өстәвенә, тел белемендә баск теле изолят, ягъни бер тел гаиләсенә дә карамаучы тел дип билгеләнә. Автор да соңгы бер дистә елда шушы хакта баш вата. Башкорт, татар һәм баск телләренең тарих фонетикасына чагыштырма анализ ясап, байтак охшашлыклар һәм аермалар табып, 2017 елда кандадатлык диссертациясе яклаган иде. Бу китапка исә шул эзләнүләр барышында очраткан лексик, топонимик, семантик, морфологик, мифологик тәңгәллекләрне туплаган. Шулай ук башка телләр (монгол, этруск, грузин, гарәп, угыр-фин, кечуа, фарсы, урыс) белән параллельләр китергән, Сводеш таблицаларын кулланган, генеалогик тикшеренүләр нәтиҗәләренә мөрәҗәгать иткән, тәңгәллекләргә карата үз фаразларын тәкъдим иткән.
Китапның фәнни мөхәррире – филология фәннәре докторы М. З. Зәкиев (Казан шәһәре), рецензентлары – филология фәннәре докторы Г. Е. Корнилов (Чабаксар шәһәре), филология фәннәре кандидаты Ш. В. Нәфыйков (Уфа шәһәре). Китап тел белеме һәм тарихы, чагыштырма лингвистика белән кызыксынучы галимнәр һәм һәвәскәрләр өчен кызыклы булачак.
Читайте нас: