Барлык яңалыклар
Киштәдә яңа китап
21 гыйнвар 2019, 15:26

ВЕНЕРА МӘҖИТОВА – МИЯКӘДӘ!

Гәзит укучыларга ул “Кызыл таң” гәзитендәге язмалары аша билгеле булса, әдәбият сөючеләргә – “Туйга өч көн кала...”, “Бер адым” хикәяләр җыентыклары, “Тулпар” , “Идел”, Мәйдан”, “Сөембикә” журналындагы чәчмә әсәрләре, социаль челтәрләрдән файдаланучыларга исә аш-су рецептлары һәм дару үләннәре турындагы мәкаләләре аша яхшы таныш.

“Миякә мине кышкы салават күпере белән каршы алды...”


Журналист, популяр китаплар авторы Венера Мәҗитова очрашуны нәкъ шул сүзләр белән башлап җибәрде

Миякә район үзәк китапханәсенең әдәби кунакханәсендә язучы, шагыйрь, артистлар, гомумән әдәбият-сәнгать кешеләре белән очрашулар үткәрү – күптәннән килгән күркәм бер йола. Әле күптән түгел журналист, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының Журналистика һәм массмедиа өлкәсендәге XX “Бәллүр каләм” конкурсының “Туган тел” номинациясе җиңүчесе Венера Мәҗитова белән янә бер үзенчәлекле очрашу узды.

Китаплар – китапханәчеләр өчен генә түгел, китап сөюче бик күпләр өчен көндәлек тормышның аерылгысыз юлдашы, хәтта сулар һавасы дию дә хата булмастыр. Без – әзер китаплар, басмалар белән эшләүчеләр. Ә китап, гәзит, журналлар безгә, кулланучыларга килеп ирешкәнче байтак кына юллар, ә кайвакытта еллар да үтә икән.

Очрашуның башыннан ук әдәби кунакханәбезнең кунагы тамашачыларны үзенең мөлаем тавышы, татар телен камил белүе белән үзенә җәлеп итте һәм, ни гаҗәп, сәгать ярымга сузылган очрашу дәвамында беркемне дә ялкытмады, киресенчә, тыңлаган саен тыңлыйсы гына килеп торды.

Күрер күзгә яшь кенә тоелган ханымның саллы гына тормыш тәҗрибәсе, ике дистә елга якын иҗат юлы бар. Гәзит укучыларга ул “Кызыл таң” гәзитендәге язмалары аша таныш булса, әдәбият сөючеләргә – “Туйга өч көн кала...”, “Бер адым” хикәяләр җыентыклары, “Тулпар” , “Идел”, Мәйдан”, “Сөембикә” журналындагы чәчмә әсәрләре, социаль челтәрләрдән файдаланучыларга исә аш-су рецептлары һәм дару үләннәре турындагы язмалары аша яхшы таныш. Ә безгә – миякәлеләргә – ул көндәлек рецептлардан тупланган – “Өй ашлары”, хуҗабикәләр, һәвәскәр бакчачылар өчен киңәшләрне үз эченә алган “Хуҗабикә” китапларын тәкдим итте.

Барыбыз да беләбез, журналист халкы һәрвакыт юлда, һәрвакыт кешеләр белән элемтәдә. Безнең татар халкында “якты чырай, такта чәй” дигән әби-бабайлардан килгән матур йолага әйләнгән әйтем бар. Килгән кунакны матур итеп, ихлас күңелдән, тәмле ризыклар белән сыйлап хөрмәт итү кебек күркәм гадәт тә бар бездә. Венера да барган һәрбер җиреннән яңа рецептлар язып алып кайта икән. Кайту белән исә шәхсән үзе пешереп карый. Тәмле килеп чыкканнарын рецептлар блокнотына язып барып, шулардан аш-су китабы чыгара икән.

Венераның “Өй ашлары” китабы зур тиражлар белән таралган. Ниһаять, менә ул безнең районга да килеп җитте. Татарчасын да, урыс теленә тәрҗемә ителгән “Домашние рецепты” басмасын да яратып алып калдык.

Иң сөенечлесе шул: бу рецептлар тупланган китапны милли ризыклар хәзерләү кулланмасы гына итеп файдаланмыйбыз. Әби-бабаларыбыз ашаган ашларны күз алдына китерәбез, пешереп карыйбыз һәм күңел җылысы салып әзерләнгән милли ашларның рухи көчен дә тоябыз. Кулланган ризыклары, пешерү осталыклары, серләре аша халкыбыз тарихын, аның үткәнен дә барлыйбыз. Күрүебезчә, ризыклар аша да буыннар бәйләнеше дәвам итә! Әлбәттә, заман белән бергә аш-су офыклары да киңәя бара һәм яңадан-яңа ризыклар кулланышка керә.

Венера Мәҗитованың “Өй ашлары” китабы гына түгел, дару үләннәре, бакча эшләре, ябыгу, дөрес туклану, өй җыештыру кебек бүлекләрне үз эченә алган “Хуҗабикә” китабы да бик популяр икән.

Бу аңлашыла да. Соңгы елларда яман шеш авыруының киң колач алуы күпләрне борчый. Аны булдырмау чараларын күрер өчен дә табигать шифаханәсенә белән даими элемтәдә булу кирәк. Бик күп төрле авыруларга дәва булган “иван-чай”, аны дөрес итеп эшкәртеп куллану серләре авторның “Хуҗабикә” китабында урын алган. Җире барның җиме бар, диләр. Авыл җирлегендә яшәп иҗат итүче журналист шәхси хуҗалыгында табигый ашламалар кулланып җиләкләрнең бик күп төрләрен; кавын-карбыз һәм башка бик күп төрле җиләк-җимеш, яшелчәләр дә үстерә икән. Китапта берничә бүлектәге тупланмалар авторның шәхсән үзе эшләп инанган киңәшләреннән тора. Азык сыйфатлы һәм файдалы булсын өчен пешерәсе аш-су өчен продукция нинди мохиттә җитештерелгән булуы да мөһим шарт шул. Авторның “Хуҗабикә” китабында әнә шул мәсьәлә кызыл җеп булып сузыла.

Бүген без нинди ризыклар кулланабыз, аларның күләмен ничек билгелибез, тәмлекәчләр белән артык мавыкмыйбызмы, үзебезне чамадан тыш ашаудан тыя алабызмы, тамак коллары булып сәламәтлегебезгә зыян китермибезме? Китаптагы “200 грамм” диетасы да чарага килүчеләр арасында зур кызыксыну уятты. Венера бу диетаның бик шәп икәнлеген Илеш районы Ишкар авылында яшәүче йөзьяшәр әби Миңнезадә Шәйдуллина мисалы белән дә дәлилләп күрсәтте. Бактың исә, 105 яшен тутырган әби, беркайчан да күп ашамаган, аштан соң су я чәй эчеп куймаган икән. Ә автор тәкъдим иткән “200 грамм” диетасының асылында нәкъ шул – Миңнезадә әби тәкъдим иткән ысул – аз ашау һәм ашаганнан соң су я чәй эчеп куймау ята икән.

Ерак араларны якын итеп, 250 чакрым ераклыктагы Илеш районыннан ук очрашуга килгән язучы,китаплар авторы, журналист – аш-су остасы, һәвәскәр бакчачы, хәстәрлекле хуҗабикә һәм әни, милләтем, дип җан аткан гаҗәеп кеше булып кына чыкмады, очрашуның икенче өлешендә татар китаплары таратучы буларак та чыгыш ясады.Ул укучыларга татар телендә иҗат итүче каләмдәшләренең дә китапларын тәкъдим итте.

Кичә оештыруга этәргеч бирүче сәбәп – җыр-моңга, әдәбият-сәнгатькә, гомумән халкыбызның гореф-гадәтләренә битараф булмаган милләтпәрвар ханым, Миякә районындагы киң билгеле эшкуарларның берсе Алсу Әнәс кызы Нәфыйкова белән Венера Мәҗитованың танышып аралашуыннан туган уй-фикер булган икән. Каләм әһелләре белән очрашу өчен иң кулай урын, әлбәттә инде, китапханә. Китапханә директоры Светлана Байназар кызы Гомәрова мондый тәкъдимнәрне һәрвакыт хуплап кабул итә. “Язучының яңа үрләре” дигән баш астында игълан ителеп, китап сөючеләрне җыйган бу очрашу һәркем өчен фәһемле дә, файдалы да булды. Күрмәгәннең күрәсе, белмәгәннең беләсе, ишетмәгәннең ишетәсе килә ди бит. Кичәдә булган һәркем үзе өчен ниндидер яңалык ачты: күрдек тә, белдек тә, ишеттек тә.

Язучының тере сүзе һәм китапның илаһи көче күңелләрдә матур тәэссоратлар калдырып, әйтерсең лә илһам канатлары куйды.

– Миякә җирлегенә аяк басканда искиткеч манзарага тап булдым: кышкы күктә чап-чагу булып салават күпере калкып чыкты. Мин бу күренешне фәкатъ яхшыга, юлларым уңуга юрадым, – дип чыгышын башлаган иде ерак араларны якын итеп килгән кунагыбыз.

Әйе, Венера әйтмешли, очрашу чыннан да, шәп булды. Ул татар китапларына булган кызыксынуны тагын да арттырып җибәрер, милли гореф-гадәтләребезне саклап калуга үзенең лаеклы өлешен кертер, дип ышанабыз.

Тынгысыз каләм иясенә яңадан-яңа иҗат үрләре теләп калабыз. Алда тагын яңа очрашулар көтеп торсын иде, дигән теләктәбез.


Әминә КАЮМОВА,

Миякә районы Әнәч авылы китапханәчесе.
Читайте нас: