Киңәш базары
18 Сентября , 06:05

Үкчә шешен ничек дәваларга?

Йөргәндә аягыгызга тулысынча баса алмыйсыз икән, бу яхшы билге түгел! Үкчә шешен кайтарыр өчен нишләргә кирәк?

Үкчә шешен ничек дәваларга?Үкчә шешен ничек дәваларга?
Үкчә шешен ничек дәваларга?

– Йөргәндә аяк авыртмасын өчен, шешкә фольга (алюминийлы кәгазь) кисәге ябарга була. Үкчә шешенә (пяточная шпора) прополистан компресс та ябалар. Аны чәйнәп йомшарткач, авырткан җиргә төнгелеккә бәйләп куялар.

– Тоз + чәй содасы. Аяк түзәрлек эссе суга 3–4 аш кашыгы тоз һәм сода салып, су суынганчы аякларны тыгып утырырга. Соңынан аякларны корытып, махсус мазь сөртергә.

– Суган + сарымсак. Компресс өчен бер баш суган һәм 3–5 тырнак сарымсак изеп, үкчәгә ике сәгатькә куярга.

– Серкә + тавык йомыркасы. Бер йомырканы сытып, ярты стакан 9 процентлы серкәгә салырга һәм 100 г атланмай кушып, әкрен утта куе мазь булганчы эретергә кирәк. Шуны төнгелеккә куясы.

– Чи бәрәңге. Кыргычта кырып, һәр кичне үкчәгә куярга.

– Тоз + 1 чәй кашыгы бал + 2 тамчы йод. Куе катнашманы авырткан үкчәдә ярты сәгать тотарга.

 

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас