

Һәркем белә: кеше үз авыруын үзе тудыра. Әмма авыру саулыкны саклый белмәү аркасында гына килми. Үз саулыгын күз карасы кебек саклаган кеше дә көтмәгәндә авырып китә. Билгеле актер Савелий Крамаров турында укырга туры килде. Ул саулыгын саклау өчен бик тырышкан, әмма алтмыш яшендә кинәт каты авыруга сабышкан һәм аптыраган: “Ник авырыйым, мин бит аракы эчмәдем, тәмәке тартмыйм, дөрес тукланам, чыныгам, гимнастика ясыйм, ник үләм?” Чыннан да – ник?
Бөтен сәбәп – кешенең эчке кичерешләрендә. Без кемдер хакында начар уйлыйбыз, ә ул уй организмыбызның бер ноктасын – күзәнәген ашый. Дошманнарыбызга явызлык эшлибез дип уйлыйбыз, ә үзебезгә чокыр казыйбыз.
Кире тойгы һәрвакыт тәнебезнең бер өлешеннән энергияне читкә җибәрә һәм шул энергия җитешмәгән урын, ягъни әгъза авыруга сабыша.
Ә кире тойгылардан котылып буламы? Була, әмма бик авыр. Чөнки сизү органнары (күз, колак, ашказаны, җенси әгъза) безне матди дөньяга нык бәйләгән, шуның аркасында кайгырырга, ачуланырга мәҗбүр итә. Шулай да аннан котылу мөмкин. Руханилар белә: матди дөнья кешенең күңеленә бәйле түгел, аннан аерым тора. Шуңа адәм баласы матди дөньяга артык игътибар итмәскә, ә һәрвакыт үзенең күңелен күзәтергә, аны тазартырга, анда даими рәвештә уңай тойгылар тотарга бурычлы.
Бу дөньяда кеше ялгыз бит ул. Аның үзеннән башка беркеме юк. Шуңа да кеше матди дөнья турында түгел, ә һәрчак үзенең күңеле, җаны турында уйларга тиеш. Моны аңлавы авырдыр, бәлки, әмма мөмкин.
Автор фотосы.