+15 °С
Облачно


1 литр суга 1 аш кашыгы водород перекисе һәм 2 тамчы йод өстәп, яхшылап болгатырга. Гөлгә су сибәргә, ә ярты сәгатьтән йодалы ашламаны сибәргә була. Айга бер шулай тукландырырсагыз - яхшы.
Яран чүлмәге кечерәк булган саен купшырак чәчәк ата. Кысан чүлмәктә ул тамырын нык үстерми, бу аны тизрәк чәчәк аттыра. Гомумән, күп гөлләр, чүлмәккә тамырларын тутырмыйча, чәчәк атарга ашыкмый.