

Прополис маен ничек ясыйлар?
15 грамм прополиска 100 грамм көнбагыш мае кушып ясала, аптекаларда, умартачылык әйберләре кибетләрендә сатыла.
ФАЙДАСЫ:
-пешкәндә,
-югары сулыш алу юлларында катар булганда,
-пародонтоз,
-ашказанында һәм уникеилле эчәктә шеш булганда,
-панкреатит,
-геморрой булганда,
-хатын-кыз авыруларын дәвалаганда,
-микробларга каршы
-иммун чарасы буларак кулланыла.
ТАШЛАРНЫ ВАКЛЫЙ.
Бөеррләрдәге, бавырдагы ташларны ваклаганда да, организмны шлаклардан тазартканда да, аның файдасы зур. Дәва максатында прополис мае көнгә 3 мәртәбә 1/3әр чәй кашыгы эчелә. Ташларны ваклау максатында шулай ук 3 мәртәбә 1әр чәй кашыгы эчәргә кирәк.
Гепатит авыруллы, умартачылык продуктларына аллергия реакциясе булган кешеләргә прополис мае ярамый.