Һәркемнең яшелчәләрне суыткычка алып куярга онытканы бар. Баштагы матур кыяфәтен югалткан яшәлчәне беркемнең дә ашыйсы килми, ташлаган очраклар да булгалый. Шундый хәлдә калгансыз икән, ташларга ашыкмагыз, уксуслы суда тотып карагыз. Бу аларга элекке төсен кайтарырга ярдәм итәчәк.
2. Җимешләрне ничек тизрәк өлгертергә?
Әгәр сезнең өегездәге җиләк-җимешләр әле кызарып пешмәгән икән, моны тизләтергә мөмкин. Җимешне төнгелеккә бер алма белән кәгазь пакетка төреп калдырыгыз. Алмада этилен газы бар, ул тереклек көче бирә торган эффектка ия.
3. Кишер һәм суганны ничек алтынсу төскә кертергә?
Кишер белән суган тизрәк кызарып, алтынсу төскә керсен өчен, кыздырганда аларга бер чеметем шикәр сибәргә кирәк. Әгәр суган гына кыздырылса, төсе матур булсын өчен аңа аз гына он сибәргә була.
4. Кыяр тизрәк тозлансын өчен нишләргә?
Әгәр өйдә тозланган кыяр ашыйсыгыз килеп, көтәсегез килми икән, процессны тизләтергә мөмкин. Моның өчен бары тик кыярның ике очын кисеп алыргаяки берничә урынга чәнечке кадарга гына кирәк.
5. Помидорны кабыгыннан тиз итеп ничекчистартырга?
Бу процесс нибары берничә минут һәм минимум көч таләп итә. Помидорларга кайнар су сибеп, берничә минутка калдыру кирәк. Суны агызгач, тиресе җиңел төшәчәк.