Барлык яңалыклар
Киңәш базары
27 март , 22:03

Файдалы киңәшләр (2)

Бананны ничек озак сакларга?

Файдалы киңәшләр (2)
Файдалы киңәшләр (2)

Татлы һәм тәмле банан яратучылар бу җимешнең озак сакланмавын беләләр. Бананнарны озак итеп саклау өчен, чыннан да бик тырышырга кирәк. Әгәр бәйләвечнең тамырчыгын скотч белән төрсәң, җимеш 3-5 көнгә озаграк саклана.

7. Ананасны ничек сакларга?

Гаҗәп, әмма факт. Ананаслар сусыл һәм тәмле килеш мөмкин кадәр озаграк торсын өчен, аларның баш ягын түбәнгә каратып сакларга кирәк. Алар шулай тиз өлгерәләр.

8. Сельдерейны ничек сакларга?

Сельдерейрационда бик кирәкле продукт. Беренчедән, аңарда калорияләр аз, икенчедән, улвитамин һәм минералларга бай. Сельдерейны фольгада саклау яхшырак. Шулай ул суыткычта бер ай чамасы торырга мөмкин.

9. Яшелчәләр кетердәп торсын, дисәң...

Шиңәргә “яраткан” сельдерей, редис һәм кишерне салкын суга салып, янына чи бәрәңге телемнәре өстәсәгез, аларны тиздән кабат кетердәтә-кетердәтә ашарга була.

10. Лимонны кибүдән ничек сакларга?

Берәр ризык әзерләү өчен берничә тамчы лимон суты кирәк булганда, җимешне тулаем кисәргә ашыкмагыз, аны тишеп, кирәкле күләмдә сут сыгып чыгару яхшырак. Шулай итсәгез, лимоныгыз сусыл булып калачак.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас