Барлык яңалыклар
Киңәш базары
10 декабрь 2025, 10:29

Авырткан тамакны бер көндә ничек дәваларга?

Иң мөһиме-ялкауланмаска һәм үз-үзеңә сорау бирергә: "Мин чыннан да терелергә телимме?” Тамак авыртканны ашыгыч рәвештә дәваларга кирәк. Безгә тамакны чайкау ярдәм итәчәк. Ничек һәм нәрсә белән чайкарга соң?

Авырткан тамакны бер көндә ничек дәваларга?
Авырткан тамакны бер көндә ничек дәваларга?

Авыруның башлангыч стадиясе өчен иң яхшы вариант-ромашка, ул менә ничек эшләнә: 1 аш кашыгы ромашка чәчәгенә ике стакан кайнар су салырга. Су мунчасында 10-15 минут кайнатырга, суытырга. Чайкау рәвешендә кулланырга (авыру тамагыгыз никадәр ешрак чайкатыла, шулкадәр яхшырак). Төрле аэрозольләрдән файдаланырга киңәш ителми. Алар бары тик тамакны гына ярсыта, бу исә ялкынсынуга һәм өстәмә гематомаларга китерә… Тәнегезне җылыда тотарга тырышыгыз, йөрүләрегезне башка вакытка кичектерегез.

Вак угычта кызыл чөгендерне уабыз. 200 миллилитр сок сыгарга. Бер аш кашыгы алма серкәсе салырга. Бу кушымта белән тамакны көнгә 5-6 тапкыр чайкарга. Әгәр Тамак тагын да ныграк авырса (бу принципта булырга тиеш түгел),дәвалауны дәвам итәргә кирәк. Көзге янына килеп, авызыгызны ачыгыз да "ААА" дип әйтегез һәм бугазыгызга карагыз, әгәр ул кызыл булса, аэрозольләр һәм дарулар эчәргә мөмкин, ә булмаса, җиңел ысул белән дәваланыгыз. Тамакны тынычландыру өчен баллы чәй яхшы туры килә, чәй җылырак булсын, кайнар су түгел. 

Авырганда табиблар белән киңәшләшергә онытмагыз, үз-үзеңне дәвалауның нәтиҗәсе начар булуы ихтимал!

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас