Күп кешеләр өчен мунча ул ял да, сәламәтләнү чарасы да.
1. Гомуми арыганлык һәм организм зәгыйфь булганда, үзегез белән парлы бүлмәгә бераз пешкән дарчин кушылган кофе алыгыз. Кызган ташларга берничә тапкыр сибегез. Берничә минуттан соң көч һәм моңарчы күренмәгән күтәренкелек сизерсез.
2. Психик киеренкелекне бетерү өчен парлы эчемлек – ваниль кушылган какао кулланыгыз. Тик какаога шикәр салмагыз. Ташка сибү өчен дә файдаланыгыз.
3. Әгәр дә сез мигрень, йокысызлык, даими борчылу һәм ярсучанлыктан интегәсез икән, дару үләннәре төнәтмәләре ярдәм итәчәк. Парлы бүлмәгә: ромашка, мелисса, карлыган, бөтнек, эвкалипт яфраклары төнәтмәсе алыгыз. Бу исләр тиз арада киеренкелекне бетерә, нерв системасын һәм йөрәкне тынычландыра, тизрәк йоклап китәргә ярдәм итә.