Нәкъ менә шуңа күрә тәҗрибәле табиб, пациентның кулларына карап кына, соңгысында теге яки бу авырулар булуын җиңел генә билгели ала. Бу хакта шулай ук кулларның, тырнакларның төсе, бармакларның сыгылмалылыгы да әйтеп бирә ала.
Кул һәм бармакларның теге яки бу нокталарына аерым-аерым тәэсир итү нәтиҗәсендә теге яки бу органнарның сәламәтлеген торгызырга мөмкин. Моның өчен күп еллар элек нокталы массажның махсус методикалары булдырылды. Башта кайсы бармакның кайсы орган өчен җавап бирүен ачыкларга кирәк.
Эчке органнарның кул бармакларына туры килүе:
1. Кулның баш бармагы.
Бу бармак кешенең сулыш системасы өчен җавап бирә. Бронх, үпкә, трахея кебек органнарның эшен баш бармакка тәэсир итеп көйләргә мөмкин. Аның нинди орган өчен җавап бирә – ачыклдык, хәзер йөткерүне нокталы массаж белән кыю дәваларга мөмкин.
2. Кулның имән бармагы.
Бу бармак кешенең ашкайнату системасын» күрсәтә. Ләкин бармакның бөтен өслегенә тәэсир итү генә җитмәвенә игътибар итәргә кирәк, билгеле бер нокталарны белергә кирәк: ашкайнату системасының беренче бүлегенә, аерым алганда авыз куышлыгына тәэсир итәргә кирәк булса, бармак мендәренә массаж ясыйлар.
3. Кулның урта бармагы.
Урта бармакның кайсы орган өчен җавап бирүен белү бик мөһим, чөнки аның җаваплылыгы иң зурлардан. Урта бармак кешенең кан әйләнеше системасы белән туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә бәйләнгән. Атап әйткәндә, йөрәк-кан тамырлары системасы кеше организмында урта бармак янына туп-туры йөрәктән килгән артерия килерлек итеп урнашкан. Моннан тыш, нокталы массаж техникасы әлеге системаның аерым органнарына йогынты ясарга мөмкинлек бирә.
4. Исемсез кул бармагы.
Мөгаен, һәркемгә билгеле, кулның исемсез бармагы белән нинди дә булса манипуляцияләр ясау иң авыры. Кешенең бу бармак бәйләнгән нерв системасы да шундый ук хәрәкәтсез, нечкә һәм катлаулы.
5. Чәнти бармак.
Шулай ук кулларның иң хәрәкәтсез бармакларының берсе, әмма зур йогынты ясый – бармак юан эчәклек эшенә йогынты ясый ала. Аңа массаж ясап, эчкечелек һәм башкалар кебек күп кенә күңелсез авырулардан котылырга мөмкин.