Кура җиләге
Кура җиләгендә антоциан (үсемлек пигменты) бар, ул инсулин җитештерүне хуплый һәм кандагы шикәр күләмен контрольдә тота, шуның белән диабеттан саклый.
Яшел яки ак чәй
Көненә бер чынаяк эчәктәге яман шеш белән авыру куркынычын ике тапкырга киметә. Чәйдәге катехиннар дип аталган антиоксидантлар яман шеш күзәнәкләренең үсешен баса.
Кишер
АКШларының яман шеш авыруларын тикшерү буенча Милли институт галимнәре күп күләмдә каротин (кишердә булган пигментлар) кулланган кешеләрдә тире яман шеше үсеше ихтималы 6 тапкырга кимрәк булуын ачыклаган.
Пешкән бәрәңге
Калий куллану (400 грамм пешкән бәрәңге җитә, ләкин бәрәңгене тире белән ашарга кирәк!) кан басымын сизелерлек киметә.
Каты сыр
Тикшерүчеләр ачыклаганча, 10 грамм Чеддер, Гауда яки Моцарелла сыры көненә рН дәрәҗәсен төшерә, бу тешләр зарарлануын булдырмый кала.