Киңәш базары
27 Июля 2025, 16:31

Күз астындагы кара түгәрәкләрдән уникаль рецепт

Сез төрле кремнар өемен сынап карыйсыз һәм яхшы нәтиҗәгә ирешә алмыйсыз икән, рецепт сезнең өчен!

Добавить в предпочтительные источники Google
Күз астындагы кара түгәрәкләрдән уникаль рецептКүз астындагы кара түгәрәкләрдән уникаль рецепт
Күз астындагы кара түгәрәкләрдән уникаль рецепт

Кирәк булачак:

шалфей үләне, ромашка чәчәкләре (аптекадан сатып алырга), петрушка (хәтта кышын да өйдә чүлмәктә үстерә аласыз). Петрушканы киптерергә дә була.

 

* Боларның барысын да бер стакан кайнар суга 1-2 кашык салырга.

* Якынча 2 сәгать көтәргә.

Боз формасына салып суыткычта туңдырырга

* Иртән-кич күз тирәсендәге тирене боз кисәге белән сөртергә.

Бу су тирегә сеңергә тиеш , юынмагыз, процедурадан соң сөртелмәгез!

 

Ясаганнан соң ук күгәргән урыннар тагын да караңгырак булып күренә дип курыкмагыз, бу тирегезнең салкыннан кызаруы белән бәйле. Бер-ике минуттан барысы да нормага киләчәк. Сез консилерлар һәм корректорлар турында бөтенләй онытачаксыз.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас