Барлык яңалыклар
Киңәш базары
23 июль 2025, 13:17

Кан басымыгыз югарымы?

Аста язылган киңәшләр белән кулланып карагыз. Хәләтегез яхшырганга аптырап торачаксыз!

Кан басымыгыз югарымы?
Кан басымыгыз югарымы?

1. Майсызланган эремчек йөрәкне ныгыта, кан тамырларының киңәюенә ярдәм итә, кальций, магний, калий чыганагы булып тора. Көн саен кимендә 100 грамм эремчек ашарга кирәк.

 

2. Кызыл болгар борычында рекордлы күләмдә С витамины бар. Гипертоникларга аны теләсә нинди мөмкинлек булганда ашарга кирәк. Көн саен 2 яңа борыч ашасаң, бу организмның С витаминына ихтыяҗын каплый.

 

3. Лосось-омега - 3 май кислоталары чыганагы һәм югары басымны төшерергә бик яхшы ярдәм итә. Аны атнага 3 тапкыр 100-150 грамм куллану яхшы.

 

4. Солы боткасы гипертониклар менюсында һәр иртә булырга тиеш. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, солы - организмны селен белән тулыландыру чыганагы, анда клетчатка күп.

 

5. Кабак төшләре цинк дефицитын тулыландырачак һәм инфаркттан арындырачак. Көненә 20 грамм ашау да җитә.

 

6. Какао - кан тамырларының торышын яхшырта. Ләкин бу калорияле эчемлек. Атнага 1-2 чынаяк җитә, артык түгел.

 

7. Майсызланган сөттә калий, кальций, магний, витаминнар бар һәм ул гипертоникның торышын яхшырта. Көненә 3 стаканга кадәр эчәргә була.

 

8. Әче шоколад йөрәк мускулын ныгыта, составында антиоксидантлар бар һәм басымны 5-10 мм га төшерергә сәләтле. Ләкин аны чамадан тыш ашарга кирәкми.

 

9. Миндальдә моножирлар бар һәм ул холестерин дәрәҗәсен киметә. Бу чикләвектә калий, магний, Е витамины бар-болар барысы да басымны төшерү өчен кирәк.

 

10. Яшел чәй даими кулланылганда холестерин бөкеләрен эретә, составында антиоксидантлар күп, организмның картаю процессына комачаулый. Япониядә гипертония белән авырмыйлар диярлек һәм дөньяда барысыннан да күбрәк яшел чәй эчәләр.

Автор: Айгуль Рамазанова
Читайте нас