Тазикка яки чиләккә 2-3 литр җылы су салырга, хуҗалык сабынын эретергә, су сөт кебек ак булырга тиеш. Бер уч азык содасы һәм диңгез тозы өстәргә (теләсә кайсы ярый), эрегәнче болгатырга, чәйнектән кайнар су өстәргә, тагын бер кат болгатырга, 10 тамчы йод өстәргә. Бу эремәгә аякларны тубыкка чаклы 15 минутка төшерергә-бер минутка да артык түгел, югыйсә кире процесс башланачак!
Шул вакыт эчендә эремә аяклардан бөтен авыртуны тартып чыгара.
Аякларны сөлге белән сөртергә, крем яки дәвалау мае (зәйтүн мае белән майларга мөмкин), табаннарга массаж ясарга, җөнле оекбаш кияргә һәм йокларга ятарга.
1 тапкыр ясаган эремәне 3 тапкыр кулланырга, һәрвакыт түзәрлек температурага кадәр җылытып һәм 10 тамчы йод өстәп.
3 тапкырдан соң яңа эремә әзерләргә.
10-12 процедура ясагыз (көн саен), аннары ял иттерәсез, хәләтегезгә карап. Кемнең веналары белән проблемалары бар (варикоз һәм тромбофлебит), эремәне кайнар түгел, ә җылы итегез.
Шәхси үзенчәлекләрегез турында онытмагыз! Кулланыр аодыннан яхшылап укыгыз, табиблар белән дә киңәшләшү хуплана!