

1. Иң гади һәм һәркем файдалана алырлык рецепт-ул сабынлы эремә. Яшел, дегтяр һәм хәтта бәдрәф сабыннарын да алырга мөмкин. Үсемлекне эшкәртү өчен күәтле сабын эремәсе ясарга кирәк булачак. Моның өчен 300 гр сабынны угычта сөртегез һәм 10 литр суда эретегез.
2. Көл төнәтмәсе. 2 стакан агач көле һәм 100 гр хуҗалык өчен яисә теләсә нинди сыек сабын кирәк булачак. Көлгә кайнар су сибегез һәм ярты сәгать кайнатыгыз. Көл төнәтмәсен 10 литрга кадәр су белән сыекландырырга, ахырда сабын өстәргә кирәк.
3. Нашатырь спирты гөбләне бик тиз үтерә. 10 литр суга 100 мл нашатырь спирты һәм 100 гр сабын кирәк.
4. Сода һәм йод. Бу һөҗүмнән котылырга һәм гөбләләрдән профилактика үткәрергә ярдәм итәчәк. 10 литрга 2 аш кашыгы сода һәм 1 чәй кашыгы йод болгатыгыз, 100 мл сабын өстәгез.