Киңәш базары
29 Мая 2025, 05:19

27 яшьтән соң баш мие картая?

Галимнәр безнең миебез кайчан картая башлавы турында күптән уйлана. Фикерләрнең ачыклыгы ничә яшьтә югала, акыл һәм фикерләү тизлеге үзгәрә, һәм хәтер кайчан начарая башлый?

27 яшьтән соң баш мие картая?27 яшьтән соң баш мие картая?
27 яшьтән соң баш мие картая?

Вирджиния университеты галимнәре бик күңелсез ачыш ясады. Алар кешенең баш мие 27 яшьтән үк картая башлавын ачыклаганнар. Озак еллар бу тикшеренүчеләр 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге ике мең ирекле хезмәткәрне күзәткән.

Экспериментның барлык катнашучыларына алар логик мәсьәләләр һәм табышмаклар чишәргә тәкъдим иткәннәр. Шулай итеп, Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләрнең уртача яше 22 яшь тәшкил итткән. Ә баш мие эшчәнлегенең кимүенең беренче билгеләрен медиклар инде 27 яшьлек катнашучыларда теркәгәннәр.

Галимнәр ачыклаганча, кеше дөрес яшәү рәвеше алып барса да, спорт белән шөгыльләнсә дә, барыбер, 30 яшенә аның фикерләү тизлеге һәм анализга сәләте кими.

Хәер, юату сыйфатында, мәсәлән, безнең хәтер 37 яшьтә генә начарая башлый дип әйтергә була. Ә сүзлек запасы яки эрудициягә тестларны, кагыйдә буларак, өлкән яшьтәге кешеләр иң яхшы башкара.

Ә гомер буе алган белемнәр уртача 60 яшькә кадәр саклана.

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас