Киңәш базары
30 Апреля 2025, 06:46

Кара әнис нинди авырулардан файдалы һәм ничек кулланыла?

Кара әнис— һәртөрле авыруны дәвалау чарасы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) «Кара әнистә үлемнән башка барлык авыруларга да дәва бар»,- дигән.

Кара әнис нинди авырулардан файдалы һәм ничек кулланыла?Кара әнис нинди авырулардан файдалы һәм ничек кулланыла?
Кара әнис нинди авырулардан файдалы һәм ничек кулланыла?

Кара әнис составында 100гә якын организмга файдалы матдәләр бар: куе һәм куе булмаган майлы кислоталар, 15 төрле аминокислота, аның 8е бигрәк тә әһәмияткә ия, алар организмда эшләнмиләр һәм алар азык-төлек белән кертелергә тиеш.

Кара әнистә А, В, В2, Вд, В0, Вд, С, Е витаминнары, эфир мае, алкалоидлар һәм түбәндәге микроэлементлар: кальций, тимер, бакыр, цинк, фосфор, натрий, калий һәм моносахаридлар, каротин һәм башка биологик актив матдәләр бар.

Кара әнис орлыгын яисә маен башка табигый биостимуляторлар кебек кулланалар. Гадәттә, бу дәвалау курсы 3 айдан 6 айга чаклы дәвам итә (ләкин 1 айдан да ким булырга тиеш түгел). Даруны 15 көн кабул иткәч, 3-5 көн туктап торырга тәкъдим ителә.

Авыруның препаратны кичерү һәм мөмкинлекләренә карап, даруны эчү өчен түбәндәге ысулларның берсен сайлап алырга мөмкин:

Иртә белән ашарга 30 минут кала 1 чәй кашыгы май яисә төелгән 1 чәй кашыгы орлыкны кабул итәргә.

Ашарга 30 минут кала, 1 чәй кашыгы майны кабул итәргә һәм аннан соң 1 аш кашыгы бал болгатылган ярты стакан суны эчәргә.

Ярты стакан суга 1 чәй кашыгы әнис мае, 1 аш кашыгы бал кушып болгатырга һәм ашарга 30 минут кала кабул итәргә.

Искәрмә: кара әнис маен куллану алдыннан яхшылап болгатырга, кара әнис орлыгын киледә төяргә кирәк.

15 яшьтән узганнарга тулы доза бирелә. Балаларга һәр 4 яшькә чаклы 5 тамчы май исәпләнә. Мәсәлән: 4 яшьтәге балага — 5 тамчы. 8 яшьтәгегә — 10 тамчы, 12 яшьтәгегә — 15 тамчы. 1-2 яшьтәге балаларга зурлар дозасының 1/12~1/8 өлеше бирелә.

Әнис препаратларын кояш нуры төшмәслек, коры, салкынча урында сакларга кирәк.

Кулланыр алдыннан табиблар белән киңәшләшергә онытмагыз!

Автор:Айгуль Рамазанова
Читайте нас