

Тузганак тамыры күп авыруларга дәва. Чөнки анда үт кудыргыч, бавырны, бөерне сәламәтләндерүче, кан составын яхшыртучы, нервларны тынычландыручы, шешенүләрне бетерүче, авыртуларны басучы, буыннарны, сөякләрне дәвалаучы витаминнар һәм файдалы матдәләр бар.
Тузганак тамырын ничек әзерлибез?
Үләнне тамыры белән казып алабыз, тамырны кырмыйча гына, балчык һәм комнары калмаслык итеп юабыз. Шунысын истә тотарга: тамырларны озак вакытка суга салып куярга кирәкми. Тиз генә юып алырга һәм турап киптерергә кирәк.
Киптерелгән тамырны кофетарттыргычта онга өйләндерергә мөмкин. Бу эшкә йөрүчеләр, сәфәрдә еш йөрүчеләр өчен кулланырга уңай.
Кипкән тамырлардан төнәтмә ясап та эчәргә дә ярый.
Тузганак тамырын әрекмән тамыры белән бергә 10 көн рәттән кулланганда рак күзәнәкләре үсешен туктата.
Артриттан да булыша. 6 грамм кипкән тамыр һәм яфракларга 1 стакан су салып салмак утта 10 минут кайнатырга. Төреп куеп, ярты сәгать төнәтергә. Көнгә 3 тапкыр 1 аш кашыгы эчәргә.
Гепатиттан да. Тузганакның бөтен өлеше белән бергә иттарткычтан чыгарып суын сыгарга. Ярты стакан җылымса суга 1 аш кашыгы сыгынтыны салып эчәргә.