Диндә генә түгел, медицинада да бу мәсьәлә буенча катгый фикерләр бар. 2015 елның октябрендә Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы шундыйрак белдерү ясаган: “Дуңгыз итен бөтенләй тыймасак та, аны мөмкин кадәр азрак ашарга киңәш итәбез, чөнки бу ризыктан кешегә яман шеш белән авыру куркынычы яный”. Нәтиҗә буларак, соңгы чорда Европа һәм Америка илләрендә, халык сатып алмый, дип, дуңгыз үрчетеп кәсеп итүчеләр кимегәннән-кими бара.
Дуңгыз итен яклап, бермәл диетологлар гаугалашып алды. Имеш, анда холестерин сыер итендәгедән азрак. Ләкин, Русиянең Гаилә диетологиясе үзәге хезмәткәрләре ачыклавынча, бу
ризыкның бернинди дә үзенчәлеге, өстенлеге юк. “Аның урынына һич шикләнмичә сыер я күркә ите ашарга мөмкин, – ди медицина фәннәре кандидаты Наталья Фадеева. – Дуңгыз ите диетик азыклар исәбенә керми, чөнки организмда симертүче, геннарга начар тәэсир итүче пурин матдәсе барлыкка килүенә нигез булып тора”.
Күп кенә гыйльми тикшеренүләр дуңгыз итенең инфекцияләр сеңдерүче булуын исбатлады. Аның аша килгән чирләрне дәвалау медицина тармагы шактый үсешкән әлеге заманда да бик авыр бирелә. Мәсәлән, япон энцефалиты-Б, трихинеллез, чәчәк (оспа), дуңгыз солитеры, грипп, холера, бруцеллез, туберкулез, махау авыруы (свиная рожа)... Әлбәттә, үләксәләрне, хәтта үз тизәген дә ашаучы хайванның организмына ниләр генә килеп эләкмидер?!
Әйткәндәй, үләксә дә кеше өчен хәрәм бит инде, чөнки аның итеннән каны агып чыкмаган. Җан иясе соңгы сулышы алдыннан курка, ярсый, шунлыктан аның канында адреналин дигән гормон күбәя. Дуңгыз, шушы итне ашагач, үзенең организмын психотроп матдәләр белән агулый. Ачыклануынча, үләксәне я аның белән тукланган хайваннарны азык иткәндә организмга курку гормоны килеп эләгәчәк һәм психик чиргә сабышуың ихтимал.
Кешенең һәм җәнлекләрнең канында мәгълүмат саклаучы эритроцитлар барлыгы күбегезгә мәгълүмдер. Безнең организмда, мәсәлән, алар 25 триллион чамасы, диләр. Дүрт ай тирәсе “яшәгәч”, тиешенчә мәгълүмат сеңдергән эритроцитлар каннан бөерләргә килеп эләгә һәм бәвел белән бергә тышка чыгарыла. Җилек мае тарафыннан яңа күзәнәкләр тудырылып тора. Кыскасы, организм эритроцитларны шулай бертуктаусыз барлыкка китерә һәм, файдасы беткәч, алардан чистарына. Хайваннарның күпчелеге һәм кешеләр кандагы бу иске күзәнәкләрнең 90 процентыннан бәвел ярдәмендә котыла, калган 10 проценты исә тәннән тир белән чыга.
Ә менә дуңгыз – искергән эритроцитларның 10 процентыннан гына чистарына алган бердәнбер хайван! Калган 90 проценты кайда була икән соң, дисезме? Биологлар ачыклавынча, ул кайсыберәүләр яратып ашаган дуңгыз маена – салога – әверелә.
Әлбәттә, нәрсәдер Аллаһ Тәгалә тарафыннан хәрәм кылынган икән, безнең күңелдә бернинди дә шик калмаска тиеш. Галимнәрнең әлеге ачышлары — мәсьәләнең бер өлеше генәдер.
Даян МӘҖИТОВ.
Фото: Freepik.com