Кычыткан-витамин чыганагы. Һәр яз саен кар тулысынча эреп беткәнче үк кычыткан үсентеләре күренә башлый. Алар С, В1 В2, В3, В5 витаминнары, пантотен кислотасы, каротиноидлар белән тулы. Каротиноидлар, С витамины белән бергә, күрү, ишетү һәм ис сизү сәләтен торгызу өчен җаваплы. Селен белән бергә кычыткан безнең организмны ирекле радикаллардан - күп авырулар чыганакларыннан чистарта торган антигипоксант комплекс төзи. Хәтта рак чиреннән булыша.
Ачык анемия һәм ачылыгы түбән булган ашказанының рак чире вакытында, кылыч үләне һәм андыз тамыры, меңъяфрак үләне, кычыткан яфрагы, әрем, канлы үлән җыеп, үләннәрне 1:1:1:3:1:0,5 пропорцияләрендә алып, ваклап, ботарга. Килеп чыккан катнашманы 1 аш кашыгы 0,4 литр салкын суга салырга, кайнаганчы җылытырга, капкач астында кечкенә утта 5-7 минут пешерергә, 1 сәгатькә читкә алып куярга. Сөзәргә, 1 аш кашыгы бал һәм 1-2 аш кашыгы кычыткан суы өстәргә. Ашарга бер сәгать кала, көненә 3 мәртәбә һәм төнгә бер мәртәбә 100 миллилитр эчәргә. Дәвалану курсы-1,5-2 ай. Кан составы инде 3-4 атнадан яхшыра башлый. Елына шундый 2-3 курс үткәрергә киңәш ителә.
Куллану алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!
Фото: autosprite.ru