Киңәш базары
23 Декабря 2024, 04:59

Әремнең файдасы

Безнең əби-бабайлар борын-борыннан əремнең күп сихəтен күргəн.

Әремнең файдасыӘремнең файдасы
Әремнең файдасы

Дару өчен аны чəчəк ата башлаган
чорында, айның 3-4нче чиреклəрендə,
ягъни ай искергəндə җыялар.
Əрем чəе ашказан авыртканда,
ялкынсыну, җəрəхəт булганда
файдалы. Үлəнне коры килеш чəйнəп
йөрү дə шифалы.
Бәвел куыгы ялкынсынганда
(цистит) əрем бик тиз ярдəм итə
ала. Авыру хроник булганда, бəвел
тотмаудан интеккəндə, əрем
парында утыралар. Бер уч əремгə
кайнаган сөт салып бераз төнəтəлəр
дə, зур кəстрүлгə салалар. Билдəн ала
шəлгə төренеп, парланалар. Əремле
сөт суынып китсə, яңадан җылытып
алырга була.
Артык тирлəүдəн котылу
өчен, имəн кайрысы белəн əрем
сабакларыннан ванна килешер.
Аналыкны ныгыту өчен əрем
төнəтмəсе белəн аналык җиңсəсен
сиптереп юдырталар. Кипкəн үлəнне
мамык-киҗе яки җитен тукымадан
тегелгəн кесəлəргə тутырып, эчке кием
эчендə йөртүнең дə уңай тəэсире бар.
Аяк авыртканда, сөяк өсте
ялкынсынганда əрем компрессы
килешə. Үлəнне нечкə сабаклары
белəн бергə ваклыйбыз да, 3-5 см
калынлыкта җəеп, киҗе-мамык яисə
җитен тукыма белəн төрəбез. Күмелер-
күмелмəс кенə кайнар суга салып,
томалап тотабыз. Суына төшкəч,
сыгып, авырткан урынга ябабыз.
Өстəн коры йон тукыма каплап куябыз.
Компрессны суынганчы тотабыз.
Əремне үңəч яман шешен
дəвалауда да кулланалар. Моның өчен
əремне бал яки кəрəзле бал өстендəге
балавыз элпə белəн болгатып, авыз
эчендə суырып йөрилəр. Бал ярамаса,
үсемлек мае кулланыла.
Əмма əремнең күп микъдарда
организмга зыянлы булуын да
онытырга ярамый. Баш авырту, косасы
килү күзəтелсə, дəвалануны туктатырга
кирəк.
*Халык медицинасы ысулларын
кулланыр алдыннан табиб белəн
киңəшлəшергə онытмагыз.

Әремнең файдасы
Әремнең файдасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас