Барлык яңалыклар
Киңәш базары
21 декабрь , 11:35

Отпуск вакытында авырып китсәң, нишләргә?

Бу көннәр өчен больничный ачтырып буламы? Ул түләнәме? Авырып үткәргән көннәр өчен отпускны озайтып буламы? Язмабыз шул сорауларга җавап бирер.

Отпуск вакытында авырып китсәң, нишләргә?
Отпуск вакытында авырып китсәң, нишләргә?

Әгәр дә сез еллык ял вакытында авырып киткәнсез икән, барыбер больничный ачтыра аласыз. Сезнең отпуск автоматик рәвештә больничныйда үткәргән көннәр санынча озайтыла. Бу законда каралган.

Чирләп китү белән врачка барып, гадәттәгечә больничный ачтырыгыз. Эш урыныгызга авыру турында хәбәр итегез, сезнең отпускыгыз рәсми больничный көннәре санынча озайтылачак.

Әгәр сез отпускыгызны озайтырга теләмисез икән, аны бүтән вакытка күчерергә хакыгыз бар. Бу хакта эш бирүчегә хәбәр итегез, беренче эш көнендә үк гариза язып, тиешле ял өлешләрен башка даталарга күчерегез. Җитәкчегез сезнең теләкләрегезне исәпкә алып, ялны я озайтырга, я күчерергә тиеш.

Әгәр дә сез ял көнендә – шимбә яки якшәмбе авырып киткәнсез икән, бу көнне дә отпускка кертергә тиешләр.

Отпуск вакытында больничный түләнәме?

Әгәр хезмәткәр отпуск вакытында авырып китсә, ул больничный кәгазе һәм авыру буенча пособие алуга хокуклы. Авыруның беренче өч көне өчен пособие эш урыныннан түләнә, ә дүртенче көннән башлап пособие суммасын Русия социаль фонды түләячәк.

Кайсы очракларда отпуск ялы озайтылмый?

– әгәр сезнең отпуск вакытында балагыз яки гаиләгезнең башка әгъзасы авырып китсә;

– әгәр дә сез уку өчен бирелгән ялда яки хезмәт хакы сакланмаган отпускта булсагыз;

– әгәр дә сез эшләми торган бәйрәм көннәрендә авырып киткәнсез икән, бу көннәр өчен дә отпуск озайтылмый, чөнки мондый көннәр баштан ук еллык отпускка кертелми. Моны Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан аеруча истә тотыгыз!

Ә гомумән алганда, авырмагыз, иптәшләр!

Фото: tenchat.ru

Отпуск вакытында авырып китсәң, нишләргә?
Отпуск вакытында авырып китсәң, нишләргә?
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: