Барлык яңалыклар
Киңәш базары
24 октябрь , 15:19

СИМЕРҮДӘН ҮЛӘННӘР ДӘВАЛЫЙ!

(Врач-фитотерапевт Александр Печеневский киңәшләре).   Симерүнең гомумкешелек проблемасы булуы бәхәс тудырмый. Билгеле булганча, артык авырлык белән интегүчеләр ябык кешеләргә караганда авыруларга 10 тапкырга тизрәк бирешә. Алар иртәрәк үлә, тормышларында проблемалар да ешрак очрый. Симерүнең төп сәбәпләре – артыгын ашау, аз хәрәкәтләнү һәм эндокрин бозылулар. Симерүдән котылу өчен, сезнең игътибарга берничә файдалы чәй (төнәтмә) рецептлары тәкъдим итәбез!

СИМЕРҮДӘН ҮЛӘННӘР ДӘВАЛЫЙ!
СИМЕРҮДӘН ҮЛӘННӘР ДӘВАЛЫЙ!

Беренче кайнатма өчен безгә түбәндәге ингридиентлар КИРӘК БУЛА:

2 аш кашыгы юкә чәчәге (булмаса, аны аю баланы чәчәчәкләре, я каен, карлыган яфраклары белән алыштырып була);

700 мл. су.

  1. Юкә чәчәген суга салып кайнатабыз.
  2. Кайнатманы 20-30 минутка калдырып торабыз, төнәтәбез.
    3. Бу төнәтмәне мунча керер алдыннан да, кергәндә дә эчәргә тәкъдим ителә. Әгәр сезнең кан басымыгыз нормаль яки түбән булса, аны, һичшиксез, мунчадан соң һичшиксез эчәргә кирәк, чөнки гадәттә мунча, саунадан соң басым төшә.

Айга ике тапкыр иртәнге, төшке һәм кичке ашларны җиләк-җимеш суты, яшелчә, гөлҗимеш кайнатмалары, авырлыкны киметә торган махсус үлән төнәтмәләре, газсыз минераль су белән алыштырырга гадәтләнегез.

Бу эштә сезгә үләннәр дә ярдәм итәчәк!

Мәсәлән, ак мәтрүшкә, жостер җиләкләрен, җитен, әрекмән, бүсер үләне, аю баланы һәм юкә чәчәкләрен тигез микъдарда алабыз. 2 аш кашыгы җыелманы ярты литр су салып, 10 минут кайнатабыз да төнгә калдырып торабыз. Ай дәвамында ач карынга иртән һәм кичен йоклар алдыннан 1 стакан эчәбез. Бу бер ай дәвам итә. Киләсе айны ял итәбез, әмма авырлыгыбызны контрольдә тотуны дәвам итәбез. Ел дәвамында шулай 6 курс үткәрәбез.

Дөрес дәваланганда, авырлыгыгыз аена 1 килограммнан да артык кимемәскә тиеш. Исегездә тотыгыз: артыгын ябыксагыз, артык авырлыгыгыз тиз арада кире әйләнеп кайтачак.

 

Икенче рецепт түбәндәгечә: эт шомырты кабыгын, кыр наратбашы, кызыл миләш җиләкләрен, кара аю баланы чәчәкләрен һәм җиләкләрен, тырнак гөле чәчәкләрен, су борычы яфракларын тигез дозада алабыз. Шуларны даими кайнатып эчеп торабыз.

 

Киләсе рецепт катлаулырак, әмма ул авырлыкны киметүдә эффективлыгы сыналган кайнатма булып тора.

КИРӘК БУЛАЧАК:

600 грамм су;

1.5 өлеш – кыр наратбашы, эт шомырты кабыгы (кора крушины), фенхель җимешләре, күгән чәчәге, өлеше стальник тамыры;

1 өлеш – тузганак тамыры, артыш җимешләре, кукуруз авызчыклары, ярмабаш;

2 өлеш – карга миләше һәм юкә чәчәкләре.

Үләннәрне сөзгеч аша сөзәбез, калганнарын кофетарткычта ваклап болгатабыз. 2 аш кашыгы катнашманы 600 грамм суга салып, 5-7 минут талгын утта кайнатабыз. 1 сәгать төнәтәбез, сөзеп чыгарабыз. 1 ай дәвамында шушы тәнәтмәне ашар алдыннан көненә 4-5 тапкыр эчәргә кирәк.

Әмма шуны онытмыйк, бу рецептлар симерү белән көрәшүнең бер өлеше генә. Мөмкин булганча хәрәкәтләнергә – күбрәк йөрергә, физик күнегүләр эшләргә кирәк!
Диета, ач торулар белән мавыгу да файдага китермәс. Нәрсә ашавыңны контрольда тоту, кичке сәгать 6 соң ашамау күпкә файдалырак!

Сәламәт булыгыз, дуслар!

 

фото: freepik.

Автор:Розалия Мирзаханова
Читайте нас: