Барлык яңалыклар
Киңәш базары
20 июнь , 10:06

Гортензия нәрсә ярата?

Купшы гортензиягә гашыйк булмау мөмкин түгел. Әмма, барлык чибәркәйләр кебек, ул да игътибар таләп итә. Гортензия ел да чәчәк атсын өчен сыналган һәм гади генә берничә ысул бар.

Гортензия нәрсә ярата?
Гортензия нәрсә ярата?
Гортензия салкынга чыдам һәм кышны уңышлы кышлый, өстәмә ябу, каплау таләп ителми.
Аны утырту өчен кояшлы ышык урын сайларга кирәк, әмма көннең иң эссе вакытында, һичьюгы төштән соң,  күләгә төшсә, яхшырак. Күләгә булмаганда, суны күбрәк сибәргә кирәк булачак.
Гортензия ачкылтым һәм йомшак уңдырышлы туфракларны үз итә. Известьле туфракны өнәми.
Чәчәк атмый утырса, һич шикләнмичә, куак төбенә лимон кабыклары сала аласыз. Лимон кислотасы -- бу чәчәкнең иң яраткан матдәләренең берсе. Сутын сыкканннан калган лимонны дүрткә бүлеп, йомшагын  җиргә каратып, туфрак белән күмебрәк куялар. Моны яздан башлап 4-5 тапкыр кабатларга була. Язын берничә мәртәбә чәчәкләр өчен минераль ашлама кертү дә яхшы нәтиҗә бирә.
Гортензия чәчәк атканда, көннәр коры торса, кимендә берәр чиләк су сибәләр. 
Чәчәк атып бетеп, сабаклары бераз кипкәч, аларны җирдән 30-40 см биеклектә кыскарталар. Көзен өлгермәгәндә, бу эшне иртә яздан эшләргә була.
Гортензия нәрсә ярата?
Гортензия нәрсә ярата?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: