Барлык яңалыклар
Киңәш базары
18 июнь , 14:35

Кыярны ничек ашларга?

Суын да сибәсез, төбен дә йомшартасыз, әмма теплицагыздагы кыяр "бәбиләре" үсәргә ашыкмыймы? Бәлки, аларга ашлама җитмидер?

Кыярны ничек ашларга?
Кыярны ничек ашларга?

Кыяр чәчәк атып, актив өлгергән вакытта аңа ашлама таләп ителә.

Химия кулланырга теләмәгәндә, көл ярдәмгә килә ала. Көл – комплекслы табигый ашлама,  аның составында үсемлекләрне тукландыру өчен кирәкле булган 30лап микроэлемент бар (азоттан кала барысы да диярлек).

Аны теплицада саклык белән кулланырга кирәк. Күпкә китсә, ул туфракны боза, ә кыярлар аның нейтраль реакцияле булуын  ярата.

Теплицадагы кыярны бер сезонда, гадәттә, көл белән 4 тапкыр “сыйларга” мөмкин:

беренче чын яфраклар барлыкка килгәч;

чәчәк ату башлангач;

кыярлар дәррәү өлгергәндә;

Өченче өстәмә ашламадан соң 2 атна үткәч.

Көлне кыяр төпләренә салып, туфрак белән күмештереп куялар. Яисә бер чиләк суга 1-2 стакан көл салып эретеп, һәр төпкә 0,5-2 литр нисбәтеннән сибәләр.

Кыярны ничек ашларга?
Кыярны ничек ашларга?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: