Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 июнь , 14:15

Яранны ничек сыйларга?

Йортыгызда яран гөл үсәме? Ә сез аны тәрбияли беләсезме? Гөлегез шаулап чәчәк атып сезне сөендерсен өчен нишләргә? Моның өчен тылсымлы ашлама ясарга була. Берникадәр вакыттан соң сез гөлегезне танымассыз да, мөгаен.

Яранны ничек сыйларга?
Яранны ничек сыйларга?
Тылсымлы ашламаны өй  аптечкасындагы гади генә матдәләрдән ясарга була.
Кирәк булачак:
1. Су.
2. Водород перекисы.
3. Йод.
 1 литр суга шприц белән үлчәп  1 мл перекись  кушыгыз да 0,6 мл йод өстәгез. Кушылманы яхшылап болгатырга кирәк.
Ашламалы суны  сибәр алдыннан яраннар төбендәге җирнең коры булуына инаныгыз. Суны гөл төпләренә туфрак яхшылап чыланганчы сибәләр.
 
 
 
 

 

Яранны ничек сыйларга?
Яранны ничек сыйларга?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: