Сәламәтлек өчен пешерелмәгән яшелчәләрнең һәм яшел үләннәрнең файдасы турында бар да белә. Ләкин пешкән килеш тә файдалы бер яшелчә бар. Ул суган! Ул чи килеш тә организм өчен бик файдалы, әмма пешкәненең дәвалау сыйфатлары тагы да көчәя генә.
Мичтә пешерелгән суганның чи суган янында өстенлеге шунда, ул үзенчәлекле тәмгә ия һәм үзеннән соң бернинди дә күңелгә ятышсыз ис калдырмый. Шуңа күрә, аны очрашуга яки сөйгәне янына баручылар да курыкмыйча ашый ала. Әлеге ризыктан күп файда алыр өчен суганны дөрес итеп әзерләргә кирәк.
Моның өчен суганны юып, чистартканнан соң дүрткә бүлегез дә, үсемлек мае сөртеп, тоз, борыч сибеп, фольгага төрегез. 170-180 градуска кадәр җылытылган духовкада шуны ярты сәгать чамасы пешерәбез. Көнгә өч тапкыр ашар алдыннан кабул итәргә кирәк. Иртән ач карынга ашасаң, тагын да яхшырак.
Сәламәтлеккә файдалы йогынтысы тагын да күбрәк булсын дисәгез, уртача зурлыктагы суганның яртысын иртән, ач карынга һәм калган өлешен йокларга ятарга 2-3 сәгать кала ашарга кирәк. Шулай ук, ит яки балык янына гарнир итеп тә кулланырга ярый. Бик тәмле катнашма килеп чыга.
Шикәр чире белән интегүчеләргә, табиб язып биргән дарулар белән бергә, пешкән суган ашау да ярдәм итә.
Кан оешу белән проблемалары булганнарга да бу ризыкны ешрак кулланырга кирәк. Инфаркт яки инсульттан соң табиблар пешкән суганны көн саен ашарга куша. Ул кан тамырларына чистарынырга, атеросклеротик бляшкалардан котылырга булыша. Кан басымын нормальләштерергә, баш авыртуын җиңел кичерергә ярдәм итә.
Пешкән суганны ашарга гына түгел, мазь сыйфатында да кулланырга мөмкин. Аннан ясалган боламыкны, озак төзәлми торган язваларга һәм яраларга сылап, тән тукымаларының төзәлүен тизләтеп була. Мондый суганнан компресслар бактерияләргә каршы бик яхшы чара булып тора. Аны геморройны дәвалаганда да кулланырга ярый, тик табиб күзәтүе астында.
Сәламәт булыгыз!
Фото: yashel-uzan.ru