Барлык яңалыклар
Киңәш базары
14 Май , 09:51

Дөге ярмасын ничек пешерергә?

Дөгене пешерү кибеттән башлана.

Дөге ярмасын ничек пешерергә?
Дөге ярмасын ничек пешерергә?

Безнең халыкта дөге – бик популяр. Аны бәлеш эчлекләре, пылау өчен еш кулланалар. Шулай булса да, дөгене пешерә белмәүчеләр бар. Ул сез теләгәнчә пешсен өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.
1. Дөге ярмасын сайлаганда шуны уйлагыз: аны нинди ризык өчен аласыз? Бәлеш, пылау өченме? Пешкәч, таралып торганын яратасызмы? Бу очракта дөгенең вьетнам сорты, шулай ук парландырылганы кулай булыр. Алар тиз генә изелеп бармый. Бәлеш эчлегенең я ботканың йомшак булуын теләсәгез, краснодар дөгесенең эрерәге яхшырак булыр, аны аеруча өлкән яшьтәгеләр ярата. Вак сортлысы пюрелар пешерү өчен уңайлы.
2. Тәүдә дөгене, саркытылган су үтә күренмәлегә әйләнгәнче, кат-кат яхшылап юарга кирәк.
3. Нинди ярманы да казанда пешерү яхшырак, чөнки калын төпле савыт тиз генә көеп бармый.
4. Гадәттә, 2 өлеш дөге ярмасына 3 өлеш су алына. Ярманы кайнап торган суга салабыз, кызу утта кайнатып чыгарабыз һәм өстен каплап, утны азайтып, 12 минут пешерәбез. Сүндергәч, тагын 10-12 минутлап капкачын ачмыйча тотарга кирәк. Бу арада дөге үз парында ныклап пешеп, ягъни бүртеп бетә.
5. Хәзер инде тоз (2 стакан ярмага, гадәттә, 1 бал калагы), ак май салырга һәм яхшылап болгатырга була.
6. Бу рәвешчә пешергән ярма бәлеш эчлекләре өчен яхшы була. Алдан юып, парландырылган хөрмә, йөзем җимешләрен генә кушасы кала. Әгәр дөге катырак тоелса, башка чакта су күләмен бераз арттырырга, суны бер ярты чынаяк чамасы күбрәк салырга кирәк.
7. Ботка иткәндә, су урынына сөт кулланырга, яисә югарыдагыча 12 минут кайнаткач, 1 я 2 чынаяк сөт өстәп пешереп бетерәләр.

Фото: stockking; Freepik.

Дөге ярмасын ничек пешерергә?
Дөге ярмасын ничек пешерергә?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: