Кычытканның сихәте хакында
XVIII гасыр кулъязмаларында ук
искә алына. Урыс табиблары аны
XVII гасырдан бирле яраларны
дәвалаганда куллана килгәннәр.
XIX гасырда Аурупада кычыт-
каннан тукыма тукыганнар, бал
сөзү һәм он иләү өчен иләкләр
үргәннәр. Мондый иләкләр ныклы-
гы һәм черү-таркалуга бирешмәве
белән җәлеп иткән. Кычытканны
шул максаттан торып үстергәннәр,
үрчеткәннәр.
Бүген бу үсемлек – чүп үләне
һәм ул кайда гына үсми. Елга
буйларында, чокырларда, урман
аланнарында һ.б. Дәвалау өчен
кычытканның яңа гына өзелгән яки
киптерелгән яфракларын, тамы-
рын, орлыкларын, чәчәкләрен һәм
сутын кулланалар. Кычытканда
гликозидлар, дубиль һәм аксым
матдәләре, кырмыска кислотасы,
“С”, ”К” витаминнары, пантотен
кислотасы, каротиноидлар, хлоро-
филл бар. Ул шулай ук флавоноид-
ларга, никотинга, ацетилхолинга,
гистаминга, кумаринга бай. Тимер
тозлары, марганец, бакыр, калий,
кальций, барий да бар кычыткан
составында.
Сихәт чарасы буларак кычыткан,
әйтеп үтүебезчә, борын-борыннан
кулланыла. Ул кан агуын тукта-
тучы, бактерияләрне бетерүче,
яраларны уңалтучы, бәвел һәм үт
кудыргыч. Йөрәк, ашказаны, эчәк,
бавыр, бөер эшчәнлегенә һәм кан
составына уңай йогынты ясавы да
мәгълүм.
Халык медицинасы, канны чи-
старту максатында, җәй буена
кычытканны пешекләп яки кы-
чытканнан щи пешереп ашарга
тәкъдим итә. Бу үсемлекне тукла-
ну рационына кертү – матдәләр
алмашынышын яхшырта, кандагы
шикәрне нормада тота, кан со-
ставындагы тромбоцитларны
үрчетә, бала имезүче аналарның
сөтен күбәйтә, организмдагы
липид алмашынышын тәртиптә
тота, гемоглобинны арттыра, яра-
җәрәхәтләрнең төзәлүенә булыш-
лык итә. Буыннар сызлаганда,
ревматизм һәм радикулитта һәр
көнне, 1-3 минут дәвамында,
авырткан урыннарны яңа гына
өзеп алынган кычыткан себеркесе
белән чабарга киңәш ителә. Аның
спиртлы төнәтмәсе белән пешкән
урыннарны дәвалыйлар, ул тире-
не тиз “тергезә”. Югарыда санап
үтелгән авыруларны кычыткан яф-
рагыннан эшләнгән төнәтмә белән
дәвалыйлар. Моның өчен 1-2 аш ка-
шыгы вакланган яки киптерелгән
яфракны 250 миллилитр кайнар
суга салып, 40 минут төнәтәләр.
Сөзгәннән соң көненә 4-6 тапкыр,
1-2 аш кашыгы, ашар алдыннан
эчү кирәк. Чәчне үстерү һәм куак-
тан котылу өчен дә төнәтмәне фай-
даланырга була: атнасына 1-2 тап-
кыр баш тиресенә сөртәләр.
Төнәтмәдән шулай ук ванна-
лар ясап, подаграны, ревма-
тизмны, золотуханы дәвалыйлар,
яра-җәрәхәтләрне тазарталар.
Ютәлдән һәм йокысызлыктан
төнгелеккә кычытканның орлыгын
төнәтеп эчәләр. 25 грамм орлык-
ны 1 стакан кайнар суга салып,
талгын утта 10 минут кайнаткач, 1
сәгать төнәтәләр. Сөзгәч, шикәр
яки бал салып эчәләр.Үт куыгында
ташлар булганда, ашказаны ял-
кынсынганда, азканлылыкта, туры
эчәк ялкынсынганда, ютәлдән,
тәнне шеш, бетчә басканда халык
медицинасы кычыткан тамыры
төнәтмәсен кулланырга куша: 20
грамм тамырны ваклап, 1 стакан
шикәр сиробында яки балда 15
минут пешереп, суынгач, сөзеп,
көненә 5-6 тапкыр 1 аш кашыгы
эчәргә кирәк.
Аллергия булса, кычытканның судан
яки спирттан эшләнгән төнәтмәсен
калаклап эчеп һәм тирене юып
та дәвалыйлар. Кычытканнан
пешерелгән азыкның тромбофле-
биттан ко-тылырга ярдәм итүе дә
мәгълүм. Аптекаларда сатыла тор-
ган сыек экстракты көненә хатын-
кызга климакс чорындагы кан
китүләрдә, фибромиомада һәм ба-
ладан соң аналыкны кире үз хәленә
кайтаруда кулланыла. Моның өчен
аны көненә 3-4 тапкыр, 30-40шар
тамчы эчәргә кирәк.
Әмма кычытканнан ясалган пре-
паратларны полип, киста кебек
төрле шеш авыруларына бәйле кан
китүләрдә, аборттан соң куллану
катгый тыела. Бөер авыруларында
кычытканны дару сыйфатында бик
саклык белән куллану кирәк.Үт ку-
ыгында ташлар булганда кычыткан
яфрагы суты файдалы. Аны көненә
3-4 тапкыр, ашар алдыннан берәр
аш калагы күләмендә эчү файдалы.
Эчке органнардан кан киткәндә
исә көненә 4-5 тапкыр берәр чәй
калагы эчәләр. Кычыткан суты
белән кан саркып торган яралар-
ны, эренле шешләрне, урында
озак ятудан тишелгән әгъзаларны
юдыртып дәвалыйлар.
Бу киңәшләрне кулланганда, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.
"Тулпар"ның "Сихәтнәмә" сәхифәсеннән.
Фото: wirestock; Freepik.