Барлык яңалыклар
Киңәш базары
26 февраль , 11:16

Канда шикәр күләме нәрсәгә бәйле?

Ул борчу хисенә һәм ничек туклануга бәйле икән.

Канда шикәр күләме нәрсәгә бәйле?
Канда шикәр күләме нәрсәгә бәйле?

Кандагы шикәрнең тотрыклы балансын сакларга аксым чыганаклары ярдәм итә. Билгеле булуынча, ул кош ите, балык, чикләвек, кузаклыларда бар.

Белгечләр шулай ук  борчу хисенең кандагы шикәр дисбалансын китереп чыгарырга сәләтле булуын билгели.

Ягъни иң тәүдә хроник стрессны җиңеп, кортизол дәрәҗәсен җайга салырга һәм организмны сәламәтлек өчен мөһим витаминнар һәм микроэлементлар белән тәэмин итәргә кирәк булачак.

Гомумән, рационда кабак орлыклары, миндаль,  кешью чикләвеге (магний чыганаклары),  яшел яфраклы тәмләткечләр  (B төркеме витаминнары), җитен мае, балык, әстерхан чикләвеге, җитен орлыклары (омега-3 майлы кислоталар) булуы яхшы.

Чыганак: Российская газета.

Канда шикәр күләме нәрсәгә бәйле?
Канда шикәр күләме нәрсәгә бәйле?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: